Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Әкияттәгечә матур яшик

Кечкенә Аленушка үзенең әбисенә заманча яңа ел бәйрәмен күрсәтте. Узган шимбәдә шәһәребезнең Боз сарае бөтен райондашларны һәм төрле әкият геройларын үзенә җыйган иде. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Яңа 2013 елны каршылауга багышланган кичә нәни кызның әбисен бәйрәм карарга чакыруыннан башланып китте. Күңел ачуларны алар белән бергәләп мамадышлылар да тамаша кылды. Ә алар,...

Кечкенә Аленушка үзенең әбисенә заманча яңа ел бәйрәмен күрсәтте. Узган шимбәдә шәһәребезнең Боз сарае бөтен райондашларны һәм төрле әкият геройларын үзенә җыйган иде.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Яңа 2013 елны каршылауга багышланган кичә нәни кызның әбисен бәйрәм карарга чакыруыннан башланып китте. Күңел ачуларны алар белән бергәләп мамадышлылар да тамаша кылды. Ә алар, гадәт буенча, боз өстендә һәм махсус әзерләнгән сәхнәдә барды. Соңгысында рольләрне мәдәният белгечләре, үзешчән сәнгать осталары, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә, "Хыял" яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче укучылар башкарса, бозда тимераякларда фигуралы шуу дәресләренә йөрүче кызлар-малайларның, аларның тренерлары Снежана Власованың чыгышлары халык күңелен яулады. Бәйрәмгә Вәзирләрен ияртеп килгән Патша, Иванушка, Василиса, Убырлы һәм башка геройлар залда утыручыларны чын әкият дөньясына алып керделәр. Сәгатьтән артыкка әзерләнгән тамаша мизгел эчендә узып китте, барлык уйланган уйлар, хыялдагы фикерләр күз ачып йомганчы тормышка ашты. Тамаша барышындагы вакыйгалар барыбызның да кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде. Әйтерсең лә, бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем үзен әкияттәгедәй хис итте дә, чын могҗизалар иленә сәяхәт кылды. Муниципаль район башлыгының җылы эчтәлектәге котлау сүзләрен дә халык көчле алкышларга күмде. Соңыннан район җитәкчесе Анатолий Иванов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, аның урынбасарлары Шамил Сабиров, Алена Смирнова, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев, районның мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре начальниклары Вәзир Фәизов белән Таһир Галимханов шәһәрне һәм районны яңа елга әзерләү, бизәү эшләре буенча игълан ителгән конкурсның җиңүчеләрен, "Ел иганәчесе" исеме алучыларны, төрле спорт бәйгеләрендә җиңеп, Мамадышыбызның данын еракларга танытучыларны тәбрикләделәр (сүз уңаеннан, әлеге җиңүчеләрнең исемнәре белән без газетабызның киләсе саннарында таныштырачакбыз). Яңа ел кичәсе 2013 елга якты, могҗизалы, әкияти теләкләр, матур җырлар, дәртле биюләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев