Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Күңелне төшермибез

Җирнең бүген чын хуҗалары барлыкка килде. Фермерлар алар. Яңгыр түгел таш яву да куркытмый безне. Районыбызда беренче фермерлар туксанынчы еллар башында барлыкка килә башлаганнар иде. Ул вакытларда аларга күп төрле ярдәмнәр күрсәтелде. Әмма, бөтен авыл хуҗалыгы кебек, бик тиз онытылдылар. Шулай да берничәсе бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алды. Фермерлык...

Җирнең бүген чын хуҗалары барлыкка килде. Фермерлар алар. Яңгыр түгел таш яву да куркытмый безне. Районыбызда беренче фермерлар туксанынчы еллар башында барлыкка килә башлаганнар иде. Ул вакытларда аларга күп төрле ярдәмнәр күрсәтелде. Әмма, бөтен авыл хуҗалыгы кебек, бик тиз онытылдылар. Шулай да берничәсе бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алды. Фермерлык хуҗалыклары оештыруның икенче дулкыны 2000нче елларга туры килә. Бик күп гаиләләр үзләренең һәм туганнарының пай җирләрен туплап хуҗалыклардан бүленеп чыктылар. Олыяз һәм Көмешкүл авыл җирлекләрендә халык бигрәк тә актив булды. Җирләрен межалап алып, печән, фураж ашлыгы үстерә, күпләп мал асрый башладылар. Хәзер районыбызда илле биш крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Марс Юнысов, Рөстәм Хәмизуллин, Хөснулла Нигъмәтҗанов, Револь Гыйззәтуллин, Хаҗип Мөхәммәтҗанов, Хәсәнҗан Мөбәракшин, Нәфис Юнысов, Николай Павлов кебек фермерларыбызның йөз гектардан биш йөз гектарга кадәр җирләре бар. Аларның хәзер үзләренең тракторлары, җир эшкәртү, чәчү агрегатлары, комбайннары. Техниканы да, башка тагылма эш коралларын да, хуҗалыклар кебек үк лизингка ала алдылар. Бүген лизинг-грант программасында катнашу мөмкинлекләре бар. Шунысы сөенечле, хәзер хөкүмәт авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен фермерларга һәм эре предприятиеләргә бүлеп карамый. Ярдәмнәр, субсидияләр бер үк төрле күрсәтелә. Язгы чәчү өчен сатып алынган минераль ашламаларның 30 проценты субсидияләнгән иде. Көзге чәчү өчен алганнарының 50 проценты кайтачак. Уҗымнарны пар җирләренә һәм борчак басуларына чәчкәндә, һәр гектарга 500 сум исәбеннән акча бүлеп биреләчәк. Биологик препаратлар, орлык сатып алган чыгымнарның да 30-40 проценты субсидияләнә. Ягулык-майлау материалларына да ташламалар каралган. Документларны дөрес тутырып тапшыра белергә генә кирәк. Чәчүлек җирләрне иминиятләштерү мөмкинлегебез бар. Иминиятләштерү компанияләребез генә, уңыш булмаганда, тиешле акчаларны түләргә атлыгып тормый. Быел тагын көткән уңышны җыеп ала алмаячакбыз. Әмма күңелне төшермибез. Фермерлар бит хәзер игенчелек белән генә шөгыльләнми. Мал да асрыйлар, техникалары белән акча да эшлиләр, бизнесның башка юнәлешләренә дә тартылалар. Без үзебез комбайныбыз белән уракта "Трудовик" агрофирмасына булышабыз. Хөснулла Нигъмәтҗанов, Хәсәнҗан Мөбарәкшин авыллары халкын печән белән тәэмин итә. Крестьян-фермер хуҗалыклары быел бөртекле культураларны дүрт мең гектарга якын мәйданда үстергәннәр иде. Нигездә алар-арпа һәм бодай. Бүген кырларыбызда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Барлык комбайннарыбыз да эштә. Үзләренең басуларында урак төгәлләнгәч, башкаларга ярдәмгә киләләр. Ашлыкны сатып алу бәяләренең күтәрелүе дә сөендерде безне. Фермер бит көзне икмәк сатып акча эшләрмен, дип тә көтә.

Мәсгуть Әһлиев, район крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев