Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Күңел үзгәрешләр көтә

Авыл клубларында ни хәлләр бар, киләчәктә аларны нәрсә көтә. "Муниципаль район мәдәният бүлеге" муниципаль учреждениесе начальнигы Рамис Давытов белән әңгәмәбез шул хакта. -Рамис Рамилевич, мәдәният учакларының матди-техник торышына тукталып китик әле. -Районыбызда 77 мәдәният учреждениесе, 53 китапханә, 4 музей, 1 ял паркы бар. Барлык мәдәният йортларына да өлешчә ремонт таләп...

Авыл клубларында ни хәлләр бар, киләчәктә аларны нәрсә көтә. "Муниципаль район мәдәният бүлеге" муниципаль учреждениесе начальнигы Рамис Давытов белән әңгәмәбез шул хакта.

-Рамис Рамилевич, мәдәният учакларының матди-техник торышына тукталып китик әле.

-Районыбызда 77 мәдәният учреждениесе, 53 китапханә, 4 музей, 1 ял паркы бар. Барлык мәдәният йортларына да өлешчә ремонт таләп ителә. Быелдан капиталь ремонт программасы бәлки эшләп китәр дигән өмет белән яшибез. ТР Мәдәният министрлыгы, "Татгражданпроект" территориаль үсеш программасы буенча берничә тапкыр мәгълүмат җыйды. Әлегә ел саен бер генә авылга бәхет елмая: былтыр кечесонлылар мәдәният учаклы булды. Быел сабантуйга Баскан авылында күп функцияле үзәк ачылыр дип көтелә. ФАП, китапханә, мәдәният йорты бер түбә астында була. Түбән Якедә нәкъ шундый үзәк торгызу киләсе ел планына кертелгән. 9нчы майда Түбән Тәкәнеш авылында мәдәният йорты ачылачак. Ул җирле бюджет хисабыннан төзелә, Президент та ярдәм кулы сузды. Тауиле, Урта Кирмән мәдәният йортлары-алга таба ремонтка иң беренче чиратка куелган объектлар. Авыл клубларының матди хәле кайсы яктан гына карасаң да, җиңелләрдән түгел.

-Ә мәдәният хезмәткәрләре үзләре ниндирәк омтылышлар белән яши?

-Омтылышлар матур. Даими оештырылып торучы чаралар югары дәрәҗәдә үтә,райондашларга яхшы кәеф, якты өметләр бүләк итәргә омтылабыз. Республика конкурсларында да сынатмыйбыз. Хезмәт хакы түбән, четерекле, зур оештыру осталыгы соралган, кеше ял иткәндә дә эшләргә кирәк булган бу эшкә килүче аз. Бездә чын фанатлар гына хезмәт куя ала. Яшьләрне тарту максатыннан мәдәни уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Авыл белгечләре өчен хәзер нинди генә программалар каралмаган, район башлыгы да аларны хуплап, ярдәм кулы суза. Профильле белгечләргә кытлык зур. Мәдәният хезмәткәрләре өчен күчмә семинарлар, әңгәмәләр үткәрәбез. Эшләрен урында күреп бәяләү өчен атнага ике тапкыр авылларга рейдларга чыгабыз.

-Миңа калса, халык мәдәният учакларына күңел ачарга сирәк йөри, кырын ятып телевизор карауны хуп күрә.

-Андый проблема бар. Мин үзем кечкенәдән җырлап үстем. Кая гына барып чыгыш ясасам да, концерт башланганчы пәрдә читен күтәреп залга күз салырга ярата идем. Ул шыгрым булганда рәхәтләнеп җырлыйсы килә. Ә хәзер-анда-санда ун-унбиш кеше. Соңгы арада авыл җыеннары бара. Җыелыш бетүгә, хәзер концерт күрсәтәбез дип торган килеш, дәррәү кубып чыгып китәләр. Ә бушлай программабыз менә дигән. Халык кул кушырып, тамаша көтеп утырырга гадәтләнде.

-Зур Өске авылы клубы эшчәнлеге турында газетабызда студент Алия Садыйкова кузгаткан бәхәскә дә тукталып китик әле.

-Клуб мөдире Фирдәүсә Шәмсиева белән коллегиядә аңлаштык. Белгечләребез урынга барып халык белән сөйләшеп кайтты. Кич белән клубта дүрт кеше булган. Мөдир хезмәтеннән берсе дә зарланмаган. Клуб чиста, таләпләргә туры китереп бизәлгән. Көмешкүл авыл җирлеге балансындагы әлеге бина 1964нче елда салынган. 92 процентка таушалган. Электрга көйләнгән система начар җылыта, суык. Бәйрәмнәргә чаралар даими оештырыла. Әлеге клубны алга таба мөмкинлек булганча һәрьяктан игътибар үзәгендә тотачакбыз. Әгәр озак еллар бу өлкәдә хезмәт куйган авыл апаларын белемең юк дип эштән чыгарсак, биналарда хуҗасызлык хөкем сөрәчәк, булганы да сафтан чыгып бетәчәк. Әлбәттә, клуб мөдире үзе генә зур эшләр майтара алмый, чара үзең катнашканда гына кызык, күңелле була ул. Авыл халкы бердәм, актив булып, күңелле яшәргә теләсә, без һәр башлангычны хуплыйбыз. Мәсәлән, Иске Комазан авылында былтыр йөзгә якын мәдәни чара узган. Альмира Нәфыйкова спонсорларын да үзе таба, кич утыралар, бильярд уйныйлар, спорт ярышлары уздыралар... Комазан башыннан Мария Андреева, Кече Кирмәннән Нурия Хуҗиәхмәтова, Урта Кирмәннән Ләйлә Абдуллина, Шәдчедән Илдар Вәлиев, Югары Соннан Гөлсинә Гарипова һәм тагын берничә клубның эш тәҗрибәсен үрнәк итеп куябыз. Башка авылларда да халык активрак булсын иде дигән теләктә калам.

Әңгәмәдәш АЛСУ СПИРИДОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев