Нократ

Көек-Ерыкса укучылары авылда калмый

Көек-Ерыкса авыл җирлегендәге бюджет учреждениеләре һәм авыл хуҗалыгы тармагы белән танышу Зур Шыя авылыннан башланды. Бу көнне район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге комиссия вакытның күп өлешен балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә очрашуларга багышлады. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Төбәктә татарлар, марилар һәм руслар инде ничә гасырлар иңгә-иң торып, бер гаилә булып яшиләр. Алар арасында...

Көек-Ерыкса авыл җирлегендәге бюджет учреждениеләре һәм авыл хуҗалыгы тармагы белән танышу Зур Шыя авылыннан башланды. Бу көнне район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге комиссия вакытның күп өлешен балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә очрашуларга багышлады.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Төбәктә татарлар, марилар һәм руслар инде ничә гасырлар иңгә-иң торып, бер гаилә булып яшиләр. Алар арасында үзгә бер утраучыкны хасил иткән Зур Шыя, Каргалы, Гришкино һәм Иске Черкасс авылларында яшәүче марилар бүген дә үз телләрен, борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калганнар. Аның өстенә алар татар һәм рус телләрендә дә менә дигән итеп сөйләшәләр. Фольклор коллективларының район сәхнәләрендәге чыгышларына кем генә битараф кала икән. Зур Шыя авыл клубы янында кунакларны милли киемнән киенгән "Марий шулыш" ансамбле каршы алды. Форсаттан файдаланып, мәдәният учагы директоры Марина Степанова белән аралашып алдым.

МАРИНА СТЕПАНОВА, Зур Шыя авыл клубы мөдире:

-Ял көннәрендә яшьләр күп була. Клубка вак-төяк ремонтларны үзебез ясадык. Башка авыллардан килгән концертларны авыл халкы бик яратып кабул итә. Үзебез дә мари язучысы Николай Арбанның "Кем ургызо" ("Итекче") әсәре буенча спектакль куйдык. Фольклор ансамблебезнең киемнәрен яңартасы иде. Мәктәп укучылары да теләп йөри. Бит кечкенәдән аларның күңелендә милләтебезнең рухи кыйммәтләренә нигез салып калдырмасаң, киләчәктә алар кем булырлар?

Гришкино мәктәбендә дә безне балалар фольклор ансамбле үзенең дәртле җырлары, биюләре белән каршылады. "Һәр милләтнең кабатланмас үз кыйммәтләре бар. Киләчәктә югалмасын өчен, аларны кечкенәдән үк балаларга сеңдерергә кирәк,"-дип ассызыклап үтте районыбыз җитәкчесе дә. Көек-Ерыкса, Зур Шыя - урта, Гришкино төп гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучылар белән булган очрашуларда хезмәт тәрбиясенә, сәламәт тормыш рәвешенә, әхлак темасына зур басым ясалды. Зуршыялыларның узган ел районда бер укучыга исәпләгәндә мәктәп яны тәҗрибә участогыннан иң күп продукция җитештергәнлеге һәркемгә мәгълүм. Чыннан да, мәктәп коллективы участокларын бер елны да кимсетми. Моңа ирешү өчен аз тир түгелмәгән бит. Узган җәйдә миңа биредә булырга туры килгән иде. Аның территориясенә беренче адымны ясауга ук үзеңне әкияти бакчага эләккән кебек хис итәсең. Сине керү юлында ук үсеп утырган җиләк-җимеш агачлары, берсеннән-берсе матур чәчәк түтәлләре каршы ала. Җитешкән, авызыңа керәм дип торган кура, карлыганнарга күз салгач, ничек инде сокланмыйсың. Яшелчә түтәлләре дә сихри көчкә ия аларның.

Реклама

РЕЗЕДА ЗАРИПОВА, авыл ФАПы мөдире-фельдшеры, утыз елга якын Вахит авылыннан килеп эшләп йөри:

-Гомумән, марилар тырыш, эш сөючән халык. Балаларына да күз тимәсен. Алар кече яшьтән әти-әниләре белән бергә хуҗалык эшләрендә катнашалар. Иртә яздан алып кара көзгә чаклы аларның мәктәптә тырышканнарын еш күрәм. Бала әтисе һәм әнисеннән эшкә өйрәнергә тиеш.

Гаилә тормышы күрке бала белән, ди халык мәкале. Шулай булганда гына ата-анада билгеле бер максат өчен яшәү теләге көчәя. Чөнки балаларны кеше итү теләге барлыкка килә. Кешенең язмышы тиз үзгәрүчән, тормыш аны төрле җирләргә илтеп ташларга мөмкин. Эш белгән кеше беркайда да югалмый. Бигрәк тә җирдә хезмәт куйганнар. Бүген ата-аналар, ул-кызлары мәктәпне бетергәч, аларны киләчәктә ул һөнәр кирәкме, юкмы икәнлеген уйлап тормыйча, теләсә нинди югары уку йортларына урнаштырырга омтыла. Бары тик авылда гына калмасын. Ә бит бүген авыл хуҗалыгы тармагына күпме белгечләр җитми. Хөкүмәт саланы сайлаганнарга нинди генә шартлар тудырмый, югыйсә. Киләчәктә "Алабуга" ирекле икътисади зонасы да техник белгечләргә мохтаҗ булачак. Көек-Ерыкса урта гомумбелем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының кайсы уку йортларына укырга керергә җыенуларын сорагач, унбер егет һәм кызның берсенең дә киләчәктә язмышларын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләмәячәкләре билгеле булды. Шуңа күрә дә, салага мәхәббәтне балалар бакчаларыннан ук тәрбияләргә кирәк. Моның өчен ата-аналар үзләренең тырышлыклары белән үрнәк күрсәтергә тиешләр.

ЗИНАИДА ФИЛИППОВА, Иске Черкасс авылы, пенсионер:

-Әгәр дә авылга юллар булса, су проблемасы хәл ителсә, күпләп мал-туар, кош-корт асрарга комачаулыклар тудырылмаса, сала акрынлап кына тернәкләнер дип уйлыйм. Без ирем белән икәү генә яшәсәк тә, сыер асрыйбыз, утызлап сарыгыбыз бар, ихата тулы кош-корт. Биш бала үстердек. Авылда калмауларының сәбәбен үзегез беләсез: узган гасырның туксанынчы елларын искә төшерегез.

Очрашуда "Тормыш дәресләре"нә, "Олимпиада-100", мәктәпләрдә физик тәрбия бирүгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Кызганычка каршы, Мамадыштагы соңгы елларда булган матур үзгәрешләрне күрү бәхетенә ирешкән балаларның аз булуы уйланырга мәҗбүр итә. Киләчәктә аларның, гомумән, авылда яшәүчеләрнең: "Шәһәр кунакка барып кайтырга гына ярый, без авыл дип җан атып яшибез," - дигәннәрен ешрак ишетәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: