Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Кечкенә дә, төш кенә

"Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары башланды. Бу партиянең чираттагы съездында Уставка кертелгән үзгәрешләр белән бәйле. Районыбыздагы ике меңнән артык бердәмроссияле 40 башлангыч оешмага берләшкәннәр. Барысында да көзге айларда җыелышлар узачак. Беренчесе Керәшен Пакшины авыл җирлегендә үткән иде. Икенчесе сишәмбе көнне Югары Ушмада узды. Җирлектә барысы 830 кеше...

"Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары башланды. Бу партиянең чираттагы съездында Уставка кертелгән үзгәрешләр белән бәйле. Районыбыздагы ике меңнән артык бердәмроссияле 40 башлангыч оешмага берләшкәннәр. Барысында да көзге айларда җыелышлар узачак. Беренчесе Керәшен Пакшины авыл җирлегендә үткән иде. Икенчесе сишәмбе көнне Югары Ушмада узды. Җирлектә барысы 830 кеше исәпләнә. Шуларның 25е-партия членнары. Алар-авылларның иң актив, алдынгы карашлы кешеләре. Хәсәншадан Раушания Фәрхетдинова, мәсәлән, хат ташучы булып эшли, Алкиннан Миннебикә Ганиевабашлангыч мәктәптә балалар укыткан, бүген лаеклы ялда. Укытучылардан Гөлназ Галимова, Раил Исмәгыйлов, Ландыш Исмәгыйлова, Гөлнур Ногманова, Фәния Фатыйхова, Илсөяр Котдусова, балалар бакчасы тәрбиячеләре Лилия һәм Равия Хәсәновалар, мәдәният хезмәткәрләре Фәнзилә Шәрәфетдинова, Флера Хәсәнова, Гөлсинә Байкиева-төбәкнең иң хөрмәтле кешеләреннән. Авыл җирлеге башлыгы Наил Фатыйхов үзе дә партия члены, аның башлангыч оешмасы секретаре бит әле. Аларга карап халык партия турында да фикер йөртә. Наилнең быел җирлектә башкарыла торган зур эшләр турында горурланып сөйләрлеге дә бар. Иске Казан юлыннан һәм Хафизовка ягыннан Югары Ушмага кадәр асфальт юл кереп авылның икенче башына узды. Ул мәктәпкә кадәр менеп җитәчәк. Иске Завод, Алкин, Хәсәнша авылларына да юл эшләү каралган. Югары Ушмада быел модульле ФАП та җиткерелә, ә Хәсәнша белән Комазан урманчылыгындагылары ремонтланачак. "Бердәм Россия" членнары барлык мәдәни чараларда, торак пунктларны төзекләндерүдә актив катнашалар. Укытучыларның республика конференциясе уңаеннан Мамадышны матурлауга да үзләренең өлешләрен керттеләр. Саный китсәң, аларның авылдашларына үрнәк булырлык эшләрен бик күп хисапларга булыр иде. Җыелышта, яшерен тавыш бирү юлы белән һәм альтернатив төстә, башлангыч оешманың секретаре итеп яңадан Наил Фатыйхов сайланды. Аның урынбасары вазыйфасын Энҗе Әүхәдиева башкарачак. Ә партиянең ревизоры вазыйфасына Фәнзилә Шәрәфетдиновага ышаныч күрсәтелде. Барысы да алар хәзер биш еллык срокка сайландылар. Җыелышта партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рәшидә Филиппова катнашты.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев