Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Көчлегә сыену ышанычлырак

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән, "Мамадыш су каналы" предприятиесе Дәүләт торак фонды канаты астына бирелә. Су-кешегә яшәү өчен беренче чиратта кирәкле әйберләрнең берсе. Шуңа күрә, шәһәребезне аның белән тәэмин итүче "Мамадыш су каналы" предприятисенең язмышына да беркем дә битараф түгелдер. Әбәткә кайтуга өйдә су юк икән, чәй куеп эчү...

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән, "Мамадыш су каналы" предприятиесе Дәүләт торак фонды канаты астына бирелә.

Су-кешегә яшәү өчен беренче чиратта кирәкле әйберләрнең берсе. Шуңа күрә, шәһәребезне аның белән тәэмин итүче "Мамадыш су каналы" предприятисенең язмышына да беркем дә битараф түгелдер. Әбәткә кайтуга өйдә су юк икән, чәй куеп эчү өчен, савыт күтәреп, тизрәк якындагы чишмәгә йөгерәбез бит. Җәй челләсендә күп катлы йортларның да өске катларында бик еш су бетә. Озак еллар төзелеш оешмасын җитәкләгән мөхтәрәм шәһәрдәшебез Раиф Сафиннан: "Ник гел дүрт-биш катлы йортлар гына саласыз?" - дип сораганым бар. "Биегрәкләренә безнең коммуникацияләр түзмәячәк," - дигән иде ул. Дөрестән дә, Мамадышта күпкатлы йортлар саны арткан саен канализация челтәрләре проблемалары катлаулана барды. Шәһәрнең чистарту корылмалары да юк бит әле. Бөтен канализация суларын, насослар белән өскә кудырып, сыр-май комбинаты чистарту җайланмалары аша уздыралар. Моның өчен "Мамадыш су каналы" аларга квартал саен алты йөз мең сум акча түләп бара. Алай гына да түгел, предприятиегә яшәү дә елдан-ел авырлаша барды. Узган хуҗалык елын ул зыян белән тәмамлады. Предприятие табыш алмый икән, үзенең җитештерү чараларын яңартып барырга да мөмкинлеге булмый. Бу очракта-су һәм канализация лилияләрен, транспортын, башка төрле җиһазларын. Аның карамагындагы суүткәргеч линияләр - 145, канализациянекеләр 24 километр тәшкил итә. Аларның техник торышларына күз салып үтик әле. 159 миллиметр диаметрлы суүткәргеч линияләрнең гомуми озынлыклары 38 километр. Шуларның 17 километры корыч, 17 километры - чуен торбалардан. Алар 1960-1970нче елларда файдалануга тапшырылганнар. 110 миллиметрлы суүткәргеч линияләр - 54 километр. 9 километры - чуен торбалардан, 1960-1970нче елларда сузылганнар. 18 километры - корычтан, 1960-1980нче елгылар. 1990нчы елдан сузылган полиэтилен линияләрнең озынлыклары 73 километрга тула. Ягъни, барлык линияләрнең яртысы. Алардан бит әле предприятиеләргә һәм учреждениеләргә, шәхси йортларга керә торган торбалар да бар. Предприятие хезмәткәрләре сүзләренә караганда, шәхси җаваплылыктагы әлеге тармакларда һәм аларның тоташу урыннарында су бәреп чыгу - авария очраклары ешрак та булып тора икән. Менә канализация линияләренең торышы: 350 миллиметрлы 4 километр линия 1972нче елны файдалануга тапшырылган. 325 миллиметрлы 2,5 километр линия - 1975нче елгы. 200 һәм 275 миллиметрлы 1,9 километр линияләр 1976нчы елны файдалануга тапшырылган булганнар. Аларның дүртесе дә тулысынча алыштыруны таләп итә. Предприятие ел дәвамында 730 мең куб метр су суырта. Җәйге эссе көннәрдә 7шәр мең куб метр суыртырга туры килә икән. Аларның 20 проценты (!!!) югала. Димәк, линияләрдә сулары җир өстенә чыкмаган тишекләр дә күп. Шушындый шартларда да "Мамадыш су каналы" предприятиесе халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырырга тырышмады. Көндез дә, төнлә дә аварияләргә чыгып китәләр иде. Ә акча халыкның түләүләреннән генә кереп бара. Тарифларны Казан раслый. Үз белдекләре белән арттыра алмыйлар. -Предприятиегә көчле инвестор кирәк иде. Депутатыбыз Тәлгать Абдуллин җитәкчелегендәге Дәүләт торак фонды аны үз канаты астына алырга булды. Без моңа шатланабыз. Линияләрне яңартырга предприятиенең үз мөмкинлекләре генә җитми. Нинди генә алтын җитәкче куйсак та, бу эшләрне үз көче белән генә башкарып чыга алмас иде. Илгиз Хисамов җәмгыятьне үзе оештырып, унөч ел җитәкчелек итте. Аңа рәхмәттән башка сүз юк, - диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов коллектив белән очрашуда. Җәмгыятьнең акционерлар җыелышы Илгиз Хисамовның вәкаләтләрен вакытыннан элек туктату турында карар кабул итте. Предприятиенең яңа генераль директоры итеп Раиф Миннәхмәтов сайланды. Бер үк вакытта ул җылылык челтәрләре предприятиесенә җитәкчелек итүен дә дәвам итәчәк.

Айрат Гайфетдинов, баш инженер:

-Суүткәргеч линияләребезнең тузу дәрәҗәсе 57 процент. Безнең карамакта өч "водокачка", 24 суырту скважинасы да бар. Көн саен аварияләрдә ике бригада йөри. Дәүләт торак фонды канаты астына керү коллективка да, шәһәребезгә дә файдага гына булыр. Яңа чистарту җайланмаларын да җиткерергә кирәк. Алар проектлана инде.

Вакыйф Хәбибуллин, дежур диспетчер:

-Көн саен халыктан берничә шалтырату кабул итәбез. Менә бүген, 23нче сентябрь көнне дә, иртәнге 8 тулганчы ук, Төзүчеләр урамындагы 12нче йорттан: "Коедагы суны суыртырга кирәк," - дип шалтыратканнар иде. Горький урамындагы 130нчы йорттан: "Су линиясендә өзеклек", -дип хәбәр иттеләр. Черкасов урамындагы 18нче йорттан: "Су юк," - дигән шалтырату булды. Пугачев урамындагы 26нчы йорттан бер хатын килеп: "Суүткәгеч линиядә өзеклек," - дип әйтеп китте.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев