Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Каникул калейдоскобы

Халыкара балаларны яклау көне төрле чаралар белән үрелеп билгеләп үтелде. 1нче июньдә "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының финал өлеше узса, шимбәдә "Фестиваль" аланында балаларның район фестивале гөрләде. Иминлеккә җитди караш ЮХИДИ тарафыннан оештырылган финалны агымдагы елда Көек-Ерыкса урта гомумбелем бирү учреждениесе кабул итте. Барлыгы 12 мәктәптән хәрәкәтнең яшь инспекторлары катнашты анда. Һәр...

Халыкара балаларны яклау көне төрле чаралар белән үрелеп билгеләп үтелде. 1нче июньдә "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының финал өлеше узса, шимбәдә "Фестиваль" аланында балаларның район фестивале гөрләде. Иминлеккә җитди караш ЮХИДИ тарафыннан оештырылган финалны агымдагы елда Көек-Ерыкса урта гомумбелем бирү учреждениесе кабул итте. Барлыгы 12 мәктәптән хәрәкәтнең яшь инспекторлары катнашты анда. Һәр команда составына икешәр малай һәм кыз кертелгән иде. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, команда белән таныштыру, велосипедта вакытка фигуралы йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шунысы сөенечле, белем бирү учреждениеләрендә балалар белән юл хәрәкәте иминлеге өстендә җитди эшләүләрен конкурс барышында күрергә насыйп булды. Бу яктан Мамадыш мәктәпләрендә әлеге проблемага җитди карыйлар. Ни әйтсәң дә, шәһәрдә транспорт та шактый бүген. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре проблема булып кала бирә. Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, иң күп балл җыеп, шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең яшь инспекторлары беренче урынны яулады. Әлеге белем бирү учреждениесеннән Ислам Вәлиуллин белән Азат Вәлиуллин малайлар арасында беренче-икенче урыннарны бүлешсәләр, Виктория Демина кызлардан икенче булды. Икенче урынны яулаган 2нче санлы лицейдан Эльза Галиуллина кызлар арасында иң күп баллны җыйды, ә Камил Петров яшьтәшләре арасында өченче булды. Кызлардан Шәмәк төп мәктәбе укучысы Сиринә Зыятдинова өченче урында. Финалны кабул иткән мәктәпнең яшь инспекторлары гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны яуладылар. Көекерыксалылар бу көнне балалар Сабантуе да оештырдылар. Төнлә яуган яңгыр гына аны урамда уздырырга мөмкинлек бирмәде. Шулай булуга карамастан, мәктәпкә җыелган балалар рәхәтләнеп уйнадылар, бәйге-конкурсларда катнаштылар. Ата-аналар да тамашчы ролен генә үтәмәделәр бу көнне. Шунысы сөенечле, конкурсның финал өлешендә, Сабантуйда катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Моның өчен алар "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учрждениесенең Мамадыш филиалы начальнигы, юл хәрәкәте иминлегенә багышланган шундый чараны үткәрүне ел саен үз өстенә алган Лилия Никифоровага, Көек-Ерыкса һәм Яңа Комазан авылларындагы "Шатлык", "Инеш", "Диана" кибетләре хуҗалары Миннәхмәт Биктаһировка, Мәдинә Хәйруллинага һәм Михаил Семеновка рәхмәтле. Пионерлар һәрвакыт әзер! Шимбә көнне "Фестиваль" аланында узган чара өлкәнрәк яшьтәгеләрне бала-чакларына кайтармыйча калмагандыр. Чөнки ул балалар хәрәкәте - Пионериянең 90 еллыгына багышланган иде. Шуңадырмы, аланлыкны чараны оештыручылар пионерь лагерена әверелдерергә тырышканнар. Бирегә мәктәпләрнең иң тырыш, актив балаларыннан, төрле фестиваль-конкурсларда, фән олимпиадаларында, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкәннәрдән тупланган командалар җыелган. Балалар хәрәкәтенең бөтен атрибутикасы булган парад та фестивальгә ямь өстәде. Чараны алып бару Түбән Тәкәнеш урта гомумбелем бирү мәктәбенең "Яшь гвардия" исемендәге оешмасына тапшырылган. Бу тикмәгә генә түгел. Чөнки биредә болгавыр чорларда да әлеге хәрәкәтне саклап кала алдылар. Бүген дә 19нчы майда 4нче сыйныфта укучыларны пионерга кабул итү дәвам итә икән. Дөрес, кызыл галстукны Россия флагы төслесе алыштырган. Быел тугыз бала шуңа лаек булганнар. Аланлыкта узган бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм заманында пионер хәрәкәтенең активистлары булган, вожатый бурычын үтәгән дистәдән артык кеше почетлы пионерга кабул ителделәр. Фестивальне ачу тантанасында чыгыш ясап, Анатолий Петрович, балаларга белем алу, спорт, сәнгать белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар тудыру дәвам итәчәген, киләчәктә аларның җәмгыятьтә үзләренә лаеклы урын табачакларына ышануын белдерде. "Сездә төбәгебезнең үсешенә сизелерлек өлеш кертәчәгегезгә ышанам," - диде ул. Соңыннан аланлык умарта күчен хәтерләтте. Кул эшләреннән торган күргәзмәләр, палаткалар шәһәрчеге, спортчыларның, фольклор коллективларының чыгышлары, төрле уен-конкурслар беркемне дә битараф калдырмады. Мәртәбәле кунакларда күптән түгел генә Казандагы "Идея" технопаркында узган "Лего-робот" республика конкурсында 40ка якын команда арасында икенче урынны яулаган команда әгъзаларының иҗат җимешләре, рәсем ясаучылар, кул эшләре осталарының гади балчыктан могҗиза тудырулары, сәламәт тормышны пропагандалаган плакатлар соклану тудырды. Кыскасы, бу көнне балалар ихлас күңелдән ял иттеләр. Җәйге каникуллар да шулай мавыктыргыч узсын.

Николай Михайлов

Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов-почетлы пионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев