Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Кама” лагерында беренче смена төгәлләнә

Быел "Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында җәй дәвамында 410 бала ял итәчәк. Биредә укучыларның 1нче сменасы инде төгәлләнеп килә. Ул 18 көнгә исәпләнгән иде. "Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында тәүге смена 3нче июньдә башланып, 3 атнага якын дәвам итә. Бу дәвердә Чулман яр буенда урнашкан учреждениедә 99 бала җәйге каникулларын үткәрәләр. Әлеге смена спортчылар...

Быел "Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында җәй дәвамында 410 бала ял итәчәк. Биредә укучыларның 1нче сменасы инде төгәлләнеп килә. Ул 18 көнгә исәпләнгән иде.


"Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында тәүге смена 3нче июньдә башланып, 3 атнага якын дәвам итә. Бу дәвердә Чулман яр буенда урнашкан учреждениедә 99 бала җәйге каникулларын үткәрәләр. Әлеге смена спортчылар өчен. Мамадышлылардан тыш, 50 дзюдочы Яр Чаллы шәһәреннән.


- Быел да "Кама" лагеры укучыларны шактый уңай үзгәрешләр белән каршы алды. 2нче корпусның тәрәзәләрен пластикка алмаштырдылар, бинаның тышкы ягын сайдинг белән төрделәр. Башка объектлар да төзекләндерелер дип көтелә. Әти-әниләр даими рәвештә килеп, балаларның хәлләре, мондагы шартлар белән танышып торалар,- ди өлкән әйдаман Надежда Филиппова.


Ялларның күңелле узуы иң элек әлбәттә әйдаманнар һәм балаларның үзләреннән тора. 1нче смена дәвамында лагерьда 5 әйдаман, тренерлар, пешекчеләр, каравылчылар, һ.б. белгечләр эшләячәк.


Лагерьда беренче ял итүче төркем 3 отрядка бүленгән. "Энерджи", "Тиеннәр" һәм "Дзюдостан". Балаларның иртәсе сәгать сигездә зарядка ясау белән башлана һәм 22 сәг. 30 минутка кадәр төрле чаралар уза: күнегүләр, спорт ярышлары, кызыклы уеннар.
Диләрә Шәмсетдинова лагерьда ял итүче кызлар арасында үткәрелгән "Мисс Кама" бәйгесендә җиңү яулаган икән. Шушындый ук ярышны малайлар катнашында да оештырганнар. "Мисстер Кама" булып Рамил Ризванов таныла.


"Кама"да сменаларның саны җәй дәвамында 4әү булачак. Беренче һәм 4нче сменалар 18 көнгә, ә 2 һәм 3нче сменалар 21 көнгә исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев