Нократ

ИЗГЕ ҖӘЙЛӘҮ

"Изге җәйләү" комплексы ачылгач, аның килеп чыгышы белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Дөрестән дә, күп кенә кызыклы тарихи вакыйгалар белән бәйле урын ул. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ "Изге җәйләү" ("Святая чаша") атамасын җитмешенче-сиксәненче елларда ук ишетеп белә идем. Православие динен тотучылар өчен электән үк изге урын булган ул. Чишмәсенең суы йомшак һәм...

"Изге җәйләү" комплексы ачылгач, аның килеп чыгышы белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Дөрестән дә, күп кенә кызыклы тарихи вакыйгалар белән бәйле урын ул.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Реклама

"Изге җәйләү" ("Святая чаша") атамасын җитмешенче-сиксәненче елларда ук ишетеп белә идем. Православие динен тотучылар өчен электән үк изге урын булган ул. Чишмәсенең суы йомшак һәм мул булгач, сәүдәгәр Щербаковлар үзләренең спирт заводларына суны шуннан китерткәннәр. Моннан берничә ел элек - әлеге суүткәргечнең үзе дә табылды. "Трудовик" агрофирмасы тракторы җир сөргәндә эче куыш бүрәнәләр актарып чыгарды. Завод моннан 130 ел элек эшли башлаган. Ул вакытларда суүткәргечләрне черүгә тиз генә бирешми торган ак чыршы, имән агачының эчен куышлап ясаган булганнар. Бер гасырдан артык вакыт узса да алар чермәгән иде. Унҗиденче гасырда әлеге чишмә янында Изге һәм Могҗиза тудыручы Николай иконасы иңгән. Бу хакта Киров шәһәре епархаль музее мөдире, протоиерей Андрей Дудин менә нәрсәләр яза: "В Никольской церкви Елабуги находилась икона Святителя Николая, явившаяся в 2 верстах от города Мамадыш (Казанская губерния), в овраге над источником, именуемым Святой Чашей; время ее явления и перенесения в Елабугу, а также современное местонахождение неизвестны." (Мәгънәләре үзгәрмәсен өчен, төрле чыганаклардан алынган текстлар алга таба да рус телендә китереләчәк. Автор.)

Чишмә чыккан җир дөрестән дә касәне, җәйләүне хәтерләтә. Иконаның кайда иңгәнен төгәл хәтерләүче хәзер юк, 300 елга якын вакыт узгач андыйларның булуы мөмкин дә түгел. Халык арасында: "Ул агач куышында табылган икән,"-дигән риваять тә ишеткәнем бар. Алабуга шәһәренең Никольский храмы приходы сайтында иконаның унҗиденче гасырның беренче яртысында иңүе әйтелә. 2009нчы елны Алабугада ХХ гасыр башына караган фотоальбом табыла. Аларны фотограф Михаил Карпов төшергән. Әлеге альбомда Изге һәм Могҗиза тудыручы Николай иконасын Алабугадан Мамадышка озату тантанасына багышланган рәсемнәр дә бар. Аларда иконаның биеклеге метр ярым, киңлеге-бер метр чамасы булганлыгын күрергә була. 1991нче елны Алабугада шәһәр башлыгы булган И.В.Шишкинның 1871нче елда дөнья күргән "История города Елабуги" дигән китабының репринтлы басмасын әзерләп чыгардылар. Аның 38-39нчы битләрендә "В этой церкви находится древняя досточтимая Икона св.Николая, почитаемая не только местными жителями, но и дальними. С оной Иконой ежегодно бывает в Июле месяце поход в г. Мамадыш, Казанск.губ, и уезд онаго. Приезжают оттуда за Иконой по р. Вятке и Каме в нарочно-устроенной с балдахином лодке. Жители провожают Икону во многочисленности до р. Камы при колокольном во всех церквах звоне,"-дигән юллар бар. 199нчы биттә Мамадышта иконаны ничек каршы алулары да язылган: "Встреча в Мамадышах бывает с большим почетом, обратное возвращение иконы следует тем же путем. Но когда установлен этот поход и по какому случаю неизвестно. В Никольской церкви сохраняется указ Казанской Духовной Консистории 1794 года, которым разрешен ход по Мамадышскому уезду и г.Мамадышу с иконой Святителя Николая." 1794нче елны ук иконаны Мамадышка алып килү турында махсус указ чыгарылган икән, димәк ул "Изге җәйләү" янәшәсендә иңгәннән соң, бездә озак тормаган инде. Аны Мамадыштан Алабуга сәүдәгәрләре үзләре өчен бик төшемле булачагын тиз күреп сатып алып киткәннәр. Бу, бәлки, ачлык елларының берәрсендә булгандыр. Мамадышта Троица Кафедраль соборының каршындагы часовняда аның күчермәсе генә торган. Шул ук часовняга иконаның үзен Алабугадан китертү өчен акча җыярга олы бакыр казан урнаштырылган булган. Ел саен ул халыктан җыелган акчалар белән тулган. Ул төрле авырулардан дәвалау үзлегенә ия дип тә исәпләгәннәр. Иконаны Мамадышка 7нче июльдә китергәннәр. Аны каршы алырга өяз авылларыннан бик күп кеше җыелган, Нократ яр буе халык белән тулган. Чиркәүләр чаңнарын каккан. Собор хоры яр буена тезелеп изге җырулар башкарган. Казаннан архиерей килгән. 8нче июльдә иконаны "Изге җәйләү"гә алып барганнар, кабат Мамадышның бай сәүдәгәрләре өйләре буенча йөрткәннәр. Аннан сәфәре Малмыжка, Красная Горка, Омар, Сикәнәс, Отарка авылларына оештырылган. Шулай ук зур хөрмәт күрсәтеп кире озатканнар. Районыбыз җитәкчесе Анатолий һәм аның улы Раджив Ивановлар инициативасы, аларның шәхси тырышлыклары белән "Изге җәйләү" чишмәсе яңартылып, анда чәсәүнә җиткерелде, православие йолаларын үтәү өчен комплекс эшләнде. Киләчәктә ул яңадан халык күпләп һәм яратып йөри торган урын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: