Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Изге Җир–йөрәк түрендә

Бөек Көчнең барлыгына ышанган һәркем кайчан да булса бер, Изге Җиргә сәяхәт кылу турында хыяллана. Борынгы тарихны, христиан мәдәниятен белүчеләр бигрәк тә. Күптән түгел мамадышлыларның бер төркеменә Израиль һәм Палестинага изге сәфәр кылу бәхете елмайды. Ксения Римляныня храмы настоятеле протоиерей Димитрий атакай Морозов үзенең аннан алган тәэсирләре белән бүлеште. Гайсәнең...

Бөек Көчнең барлыгына ышанган һәркем кайчан да булса бер, Изге Җиргә сәяхәт кылу турында хыяллана. Борынгы тарихны, христиан мәдәниятен белүчеләр бигрәк тә. Күптән түгел мамадышлыларның бер төркеменә Израиль һәм Палестинага изге сәфәр кылу бәхете елмайды. Ксения Римляныня храмы настоятеле протоиерей Димитрий атакай Морозов үзенең аннан алган тәэсирләре белән бүлеште.
Гайсәнең җирдәге юлы буйлап
Берьюлы өч-иудаизм, христиан һәм ислам диннәрен берләштергән ил хаҗ кылучыларның игътибарын үзенә тарта. Иерусалим, Вифлеем (Иисус Христос туган шәһәр), Назарет (биредә аның яшьлеге узган), Иордан елгасы (биредә чумылдырылган), Галилея, Иерихон тавы, Голгофа... Кыскасы, Библия-Изге Җирдә йөрү өчен иң яхшы сәяхәт китабы. "Мәскәү-Тель-Авив" самолеты белән дүрт сәгать очып, Иерусалимга килеп җиткәннән соң, изге сәфәр кылучыларның шимбә иртәсе Вифлеемны караудан башлана.
-Без җәяү йөрдек,-ди Димитрий атакай.-Иерусалимга Иисус беренче тапкыр Алтын капка аша керә, без дә шул юлны сайладык. Ул вакытта Рим императоры Понтий Пилат хөкеменә дучар ителгәннәрне тоткан Преториядән Хөкем ителү Капкасы Бусагасына кадәр Иисус Христосның кач юлы аша атладык. Күңелләребездә-дога, кулларыбызда-кач. Әлеге тар урамның һәр карышы тарихи: биредә тоткыннарга таш белән атканнар, ә бу тирәдә Ул егылган... Чын урам 12 астарак, без югарыданрак барабыз. Библиядә язылган шәһәр бүген доломит ташы, ком белән капланган. "Энә колагы" буйлап борынгы баскычтан Голгофа өстендәге Византия чиркәвенә аяк басабыз. Менә ул-Үлеп Терелү Храмы-Аның Табуты. Пасха бәйрәмендә Иерусалимнан барлык телеканаллар трансляция алып бара. Шушыннан бит инде. Бәрәкәт Уты да шушында кабына. Дөнья Кедегенә дә җиттек. Биредә Иисус Христосның кул-аякларын аркылы-торкылы агачка кадаклаганнар. Голгофага 20 текә баскыч менгезә. Тәре торган урында көмеш белән каймалган тишек, аны тотып карамый түзеп булмый. Буяу Ташы да ерак түгел. Анда Аның тәнен хуш исләндергәннәр, тукыма белән каплаганнар. Аның Табуты Храмында литургиядә катнашу бәхетенә ирештек.
Мамадыштагы үзебезнең чиркәү исемен йөрткән Изге Ксения Римляныняның куәтенә тап булгач, гаҗәпләнүләренең чиге булмый. Димитрий атакай аңа кагыла. Болар берсе дә юкка түгел, әлбәттә.
Югарыга тауга һәм диңгездән түбәнрәк
Хаҗ кылуның сигез көнендә дә мамадышлылар атмосфера басымы уйнаклавы авырлыкларын үзләрендә тоялар. Бер көн эчендә 800 метр биеклеккә күтәрелергә дә, диңгездән 400 метр түбән төшәргә дә, 32 градуслы эсселеккә, җир асты мәгарәләрендәге суыкка да түзәргә туры килә. Каранталь тавына фуникулерда барырга була, тик хаҗ кылуның төп шарты анда җәяүләп барып җитү шул. Биредә Ул 40 көн ураза тоткан. Бу урын тагын шуның белән күренекле: монастырь эчендә кое бар, аның суы җылы булуга карамастан, беркайчан да бозылмый. Аста хозур күренеш җәйрәп ята-Иордан киңлеге. Ерак түгел генә дөньяда иң борынгы саналучы Иерихон шәһәре. Библиядәге Иерихон торбалары турындагы хикәятне хәтерлисезме?! Иисус Иерусалимга керер алдыннан яңа шәкертләрен таба һәм могҗизалар тудыра башлый. Хаҗ кылучылар Иордан елгасында, Аны Чукындырган урын Вифаварада да чумыналар. Галилея Каннасы, Сион Тавы, Давид Патша Табуты... Иске һәм Яңа Завет-замана "бүген"енә туристлык бизнесы аша үрдерелгән. Адым саен: "Сатып ал, сатып ал!"-дигән сүзләр төрле телләрдә ишетелә. Хаҗ кылучылар монысын да ассызыкладылар.
Рус православиесе
-Ничек аралаштыгыз? Рухи азык тупларга мәдәниятләрнең төрлелеге комачауламадымы?-дип сорыйм атакайдан.
-Җир изге булса да, чит илдә булуыбыз үзен сиздерми калмады, әлбәттә. Телләре башка. Бу шулай булырга тиеш тә. Замана Иерусалимы һәм Библиядә сурәтләнгән борынгы шәһәр-икесе ике нәрсә. Гап-гади сәяхәт һәм хаҗ кылу арасында аерма да зур бит. Безне бик яхшы гид озата йөрде, синхрон тәрҗемә барды. Изге сәфәребез искиткеч итеп оештырылган иде. Без моны югары бәяләдек. Барлык төркемнәр руханилар белән йөри. Һәркемгә догалар тулы "кошелок" таратыла. Һәркем храмнарда үзе теләгән догаларын укыды, язмаларын калдырды. Мамадышыбыз иминлеге өчен бергәләп дога кылды. Нигездә грек-православие гыйбадәтханәләрендә йөрдек. Горненск рус хатын-кызлары монастырендагы Литургияне башкардык, Рус Рухы Миссиясе участогындагы монастырьда да булдык. Без Иисус Христос һәм Изге Апостолларның җирдәге тормышы, яшәеше булган изге Израиль һәм шул Палестина рухын тоярга, аны үз хисләребезгә сеңдерергә омтылдык. Хәзер барыбызда да бер генә теләк-"чайпалдырмаска" иде!
Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев