Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Иртәгә – Корбан гаете

Кадерле райондашлар, мөселман кардәшләр! Барыгызны да чын йөрәктән мөселман дөньясының иң олуг бәйрәмнәреннән булган Корбан гаете белән котлыйм! Бу хәер-догалы көннәрдә районыбыз мәчетләрендә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтә, мохтаҗларга ярдәм итә, якыннары турында кайгырта, балаларда иман һәм игелек тәрбияли. Без шәһәребез һәм авылларыбыздагы мәчетләрнең, мәдрәсәнең, аларда эшләүче...

Кадерле райондашлар, мөселман кардәшләр! Барыгызны да чын йөрәктән мөселман дөньясының иң олуг бәйрәмнәреннән булган Корбан гаете белән котлыйм!

Бу хәер-догалы көннәрдә районыбыз мәчетләрендә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтә, мохтаҗларга ярдәм итә, якыннары турында кайгырта, балаларда иман һәм игелек тәрбияли. Без шәһәребез һәм авылларыбыздагы мәчетләрнең, мәдрәсәнең, аларда эшләүче дин әһелләренең үсеп килүче буынга дини тәрбия бирүе, төрле катлам вәкилләрен дин сабакларына өйрәтүләре белән урынлы горурлана алабыз. Мөселман кардәшләрнең ислам диненең иң күркәм традицияләрен, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклап яшәүләре дә сөенечле күренеш. Бүген өлкән буын вәкилләре генә түгел, яшьләребез дә зур җаваплылык хисе белән ураза тоталар, дини бәйрәмнәрнең әһәмиятен тоеп яшиләр. Мин зур ышаныч белән мөселманнарыбызның киләчәктә дә районыбызда гомер кичерүче башка дин вәкилләре белән үзара дус-тату яшиячәкләре, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертәчәкләре турында әйтә алам. Изге бәйрәм көннәре күңелләрегездәге изгелек хисләрен тагын да көчәйтсен. Быелгы Корбан бәйрәме һәркайсыгызның күңеленә тынычлык, йортларыгызга бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет-тәүфыйк китерсен. Бәйрәм көннәрендә кылган изге гамәлләрегез, догаларыгыз кабул булсын! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

А.П.ИВАНОВ,

район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев