Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Илдар Халиков: “Мамадышта чәчү темпы яхшы. Бүген финиш ыргымы бара“

Республика Премьер-министры Илдар Халиков, табигать шартлары алга таба да шушылай яхшы торса, районыбызның быел зур ашлыклы булачагын билгеләп үтте. Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов белән республика басуларын вертолетта очып әйләнгәндә бүген төштән соң "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятенең Мамадышны әйләнеп уза торган юл янәшәсендәге күпьеллыклар басуына төшеп,...

Республика Премьер-министры Илдар Халиков, табигать шартлары алга таба да шушылай яхшы торса, районыбызның быел зур ашлыклы булачагын билгеләп үтте.
Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов белән республика басуларын вертолетта очып әйләнгәндә бүген төштән соң "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятенең Мамадышны әйләнеп уза торган юл янәшәсендәге күпьеллыклар басуына төшеп, районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр белән очрашты. Ә аңарчы муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән районыбыз хуҗалыклары кырларында эшләрнең барышын карап чыкканнар иде.
- Мамадыш районында бер вакытта да җиңел булмады. Монда авыл хуҗалыгында һәр сум өчен күп көч куярга кирәк. Корылык елны, Киров өлкәсенә кадәр печән әзерләргә йөреп, малларны саклап калганнар иде. Соңгы ел ярымда терлекчелектә эшләр бик нык яхшырып китте. Сөт җитештерү буенча беренче унлыкка күтәрелделәр. Районның потенциалы бик зур. Савым сыерларының баш санын арттырып, лидерлар сафына чыгу мөмкинлекләре бар. Рифат Мотыйгуллинның "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте үзе генә дә җәй көне көнлек савымны җитмеш тоннага җиткерәчәк. Республиканы хәзер ашлык җитештерү белән гаҗәпләндереп булмый. Мамадышка, мал азыгы хәзерләүгә игътибарны көчәйтеп, терлекчелек тармагына өстенлек бирергә кирәк, - диде Марат Готович.
Күпәеллыклар белән эшләүгә игътибарны көчәйтергә кирәклеген дә күрсәтеп үтте ул.
-Күпьеллык үләннәр кертелгән акчаны бик тиз аклыйлар, көткән нәтиҗәне тиз бирәләр. Ә Рифат Мотыйгуллинның эше - бөтен республика өчен үрнәк бүген, - диде Премьер-министр Илдар Халиков.
Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов минераль ашламаларга һәм ягулык-майлау материалларына хөкүмәт субсидиясенең вакытында алынуын, игенчеләребезнең кәефе күтәренке булуын, кайбер хуҗалыкларда агрегатларның эше ике сменада оештырылуын, 9нчы май бәйрәменнән соң ук бөртекле сабан культуралары чәчүнең төгәлләнәчәген, кукурузны майның егерме өчләреннән дә соңга калмыйча чәчеп бетерәчәкләрен билгеләп үтте.
- Бүген ярдәмче хуҗалыгыбызда һәр сыердан 15 литр сөт савабыз. Җәйгә 20 литрга җиткерәчәкбез. Сөтнең бәясе арткач, бөтенебезнең кәеф күтәрелде. Халыкның да кәефе яхшы хәзер. Сөт белән шөгыльләнергә кызыксыну артты, - диде "Усали агрохимссервис" җәмгыяте генераль директоры Рашат Фазылов, районыбызның бөтен җитәкчеләре исеменнән рәхмәтен җиткереп.
Районыбызда бөртекле сабан куләтуралары планлаштырылган мәйданнарның яртысында чәчелде инде. Уҗымнар яхшы кышладылар. Өстәмә сый алгач, алар мул уңыш вәгъдә итеп күтәрелеп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев