Нократ

Ихластан сорасагыз–бирерләр

"Безнең властьны һәркем... сүгә ала. Ә син менә аны мактау чарасын тап". ("Вечерняя Казань" газетасы, 2013нче ел, 13нче август саны) Без барыбыз да төрле. Берәү күлдәвектә күктәге ак болытларның шәүләсен күрә, икенчеләре-пычрак су. Тормышта да шулай. Барысы да бар шикелле, нидер җитми дә сыман. "Сораучыларга бирелер",-диләр, димәк, сынап карарга кирәк:...

Реклама

"Безнең властьны һәркем... сүгә ала. Ә син менә аны мактау чарасын тап".
("Вечерняя Казань" газетасы, 2013нче ел, 13нче август саны)
Без барыбыз да төрле. Берәү күлдәвектә күктәге ак болытларның шәүләсен күрә, икенчеләре-пычрак су. Тормышта да шулай. Барысы да бар шикелле, нидер җитми дә сыман. "Сораучыларга бирелер",-диләр, димәк, сынап карарга кирәк: бәлки тәмлерәк кисәк, кояш астында җылырак урын эләктерерсең. Тиешен дә, тиеш булмаганын да үзенә алып калырга маташучылар элек тә булган, хәзер дә очрый. Туймас нәфеслеләр турында массакүләм мәгълүмат чараларында бик үк объектив булмаган мәгълүмат, коррупциягә каршы җәнҗаллар еш басылып тора. Язмабыз герое да Татарстан Республикасы Дәүләт Советына шикаять язарга тиз генә карар кылмагандыр. Гөлнара Х. агымдагы елның 8нче апрелендә электрон почта аша юллаган хатында үзләренең ишле гаиләләренә беркемнең дә булышмавы турында яза. Хаттан өзек: "Безнең дүрт балабыз бар. Күп балалылар өчен җирне безгә бирмәделәр. Үзебез бройлерлар, декоратив тавыклар, казлар үстерәбез. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән өчен бернинди ярдәм дә юк. Кош-кортны тагын да күбрәк үрчетү өчен бина төзисе килә. Бәлки йорт төзелешенә сез булыша алырсыз?!" Хатта гаиләне күп балалы булганы өчен бик өнәмәүләре, әгәр зарланудан туктамасалар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән янаулары турында да сүзләр бар. Бу юлларны укыгач, тән дерелдәп китте... Мондый хәл "Кеше һәм закон" телетапшыруында гына түгел, ә безнең җирлектә дә бюрократлык шулай бугаздан буамы?!
Төрле инстанцияләрдән җыелган мәгълүматлар хөрмәтле Гөлнара Х.ның хәйләгә баруын, нидер әйтеп бетермәгәнен күрсәтә. Үзегез хөкем итегез. Гаилә, чыннан да 390 баш кош асрый. Сарайны җиткерү өчен авыл җирлеге 60 мең сум акча бүлеп биргән. Мәшгульлек үзәгеннән ике мәртәбә 58әр мең сум алганнар. Шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен тагын 300 мең сум бүлеп бирелгән. Шулай итеп балигъ булмаган дүрт баланың әти-әнисе үзмәшгульлек һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча район һәм федераль программаларда катнашканнар булып чыга. Моннан тыш аларга 30 сотый җир дә бүлеп бирелгән. "Хәзерге вакытта "Геоцентр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне кадастр исәбенә кую бара. Тоткарлык җир участогына булган наложениега бәйле. Аны бетерү өчен күршеләрнең ризалыклары кирәк. "Геоцентр" ҖЧҖе моның өстендә эш алып бара. Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә Х.ларга җир кишәрлеге акт буенча тапшырылды," - диелә шикаятькә каршы ТРның Мамадыш районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Маннур Сафинның район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовка язылган җавап хатында.
Х.ларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында да сүзләр булмаган. Әйе, гаилә тырыша, хезмәт итә, балаларын тәрбияли. Безнең һәрберебез өчен гаиләдәге проблемалар иң мөһиме, күп балалы гаиләләрдә - бигрәк тә. Алар авыл җирлегеннән ярдәмне, социаль ташламаларны башкалар белән бертигез алалар. Аларга "активта" күпме булганын санарга һәм аларны теләкләре һәм мөмкинлекләре белән чагыштырырга иде. Килеп туган хәлне дә күпертмәскә кирәк. Бит хакыйкать тизрәк ачыклана. Ә хөрмәтне яңадан торгызуы җиңел түгел.
Ахырдан хат авторы аны "Мамадышка җибәрмәскә" үтенә. Әмма нәкъ шундый шикаятьләрне урында объектив карау өчен җибәрәләр дә инде. Әлбәттә, хат кичекмәстән карала һәм Татарстан Дәүләт Советына җавап күпбалалы гаиләгә ярдәм күрсәтүне күз уңында тотып җибәреләчәк.
Хакимияткә ничек ишек шакырга?
Фаразлаганны дөреслек итеп күрергә теләү факты ситуациягә аз вәкаләтле затларны тартмый. Тизрәк һәм нәтиҗәлерәк чишү алымы булдымы икән? Берсүзсез! Беренчедән, авыл җирлеге башлыгыннан башларга һәм инстанцияләр буенча узып, муниципаль район башлыгы белән төгәлләргә мөмкин иде. Муниципаль башкарма комитеты җитәкчесенә, аның урынбасарларына, район башлыгына кабул итүгә язылырга мөмкин. Яки "Халык почтасы"на хат салып була. Аның тартмалары шәһәрдә җиде урынга куелган һәр авыл җирлегендә дә бар алар. Һәр шимбә көнне алардагы хатлар җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан алынып, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Сергей Поляковка китерелә.
-Җиде ел эчендә монда бер генә хат та югалмады,-ди ул.-Аларның сакланышы, мөрәҗәгатьнең нинди булуына карап тиешле җаваплы затларга җиткереләчәгенә шикләнергә бернинди нигез дә юк. Моннан тыш, атна саен район башлыгы егермедән утызга кадәр кешене шәхси сораулары буенча кабул итә. Эшнең бу формасы да райондагы хәлне, кешеләрнең кәефен белеп торуның нәтиҗәле формасы буларак хуплана гына. Статистика буенча, Татарстан муниципаль берәмлекләре арасыннан район башлыкларының халыкны иң күп кабул итүе-бездә.
Җирле властьның халык белән диалогка күпме ачык булуы турында җирле мәгълүмат чараларында без дә, даими үк булмаса да, еш хәбәр итеп торабыз. Туры телеэфирлар, "кайнар линияләр", сорау-җаваплар, газета битләрендәге әңгәмәләр, ...сайтыбызга мөрәҗәгатьләр традициягә керде. Районыбыздагы барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең көн үзәгендә булган барлык проблемаларны да хәл итәргә әзер торуларын һәм демократиялелеген безнең өчен уңай һәм бик кирәк момент дип кабул итәргә кирәк. Хәтерлисезме, шул ук "Вечерка..."дагы кебек-сүгү кирәкми, ә син яхшысын тап...
Мөһим
Быелның 14нче августына кадәр район башлыгына
394 кеше мөрәҗәгать иткән.
74 кеше Башкарма комитетет җитәкчесендә булган.
Мөрәҗәгатьләрдәге төп сораулар: торак, җир, матди ярдәм.
Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: