Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Җиңү бәйрәменә җиңәргә!

Районыбыз аграрийлары кырларда иртә язгы культураларны чәчүне дә башлап җибәрделәр. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып "Нократ" агрофирмасы хезмәтчәннәре кереште. Илнур Юнысов Агрофирмада иртә язгы культураларны чәчү якшәмбе төштән соң башланды. "Ленин" исемендәге, "Вятка", "Дружба" һәм "Таң" бүлекчәләрендә өч "Моррис" һәм бер "Кузбасс" чәчү комплекслары эшли. Аларның һәркайсына көненә 60-70 гектар мәйданда...

Районыбыз аграрийлары кырларда иртә язгы культураларны чәчүне дә башлап җибәрделәр. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып "Нократ" агрофирмасы хезмәтчәннәре кереште. Илнур Юнысов Агрофирмада иртә язгы культураларны чәчү якшәмбе төштән соң башланды. "Ленин" исемендәге, "Вятка", "Дружба" һәм "Таң" бүлекчәләрендә өч "Моррис" һәм бер "Кузбасс" чәчү комплекслары эшли. Аларның һәркайсына көненә 60-70 гектар мәйданда эш башкару бурычы тора. Быел нократлылар 2422 гектарда язгы культуралар чәчәчәк. -кыр эшләренә үз көчебез белән көздән үк әзерләнә башладык. Запас частьлар кайтарып авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтладык. Моның өчен 4,5 млн сум акча тотылды. Ә тракторларны төзекләндерү чыгымнарын "ВАМИН-Татарстан" җәмгыяте финанслады,-ди "Нократ" агрофирмасы генераль директоры урынбасары Рәшит Мусин. Аның сүзләреннән билгеле булганча, "ВАМИН" агрофирмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләү буенча икеяклы тикшерү үткәрелгән һәм 20 мең гектарга кадәр сөрүлек җирләре булган хуҗалыклар арасында "Нократ" беренче урынны яулаган. Агрофирма механизаторы Инсаф Каюмов соңгы дүрт елда К-744 тракторын иярли. Кырда "Моррис" комплексы белән ул. Бер якка 11,5 метр киңлекне алып бара. -Элекке чәчкечләр моның янәшәсендә уенчык кебек кенә хәзер. Эшкәртелмәгән җиргә кереп китә дә, барлык эшләрне үзе башкара,-ди Инсаф Каюмов. Әмма агрофирмада "СЗ" чәчкечләре кулланылыштан бөтенләй үк төшмәгән әле. "Алар белән кечкенә басуларга керәбез, күпьеллыклар һәм көзге культураларны тукландырабыз,-ди Рәшит Мусин. Механизатор Рифкать Хәмидуллин кырда әлеге маркалы агрегат белән. Совет чоры техникасында эшләвенә бер дә үкенми. "Яхшылап көйләсәң, җырлап эшли ул. Үзебезнең дә кәефләр яхшы. Ярдәмчеләрем дә үз эшләренең осталары",-ди Рифкать Хәмидуллин. "Нократ" агрофирмасында кадрлар белән проблемалар юк, диләр. Механизаторларга эш өчен түләү системасында быел үзгәрешләр дә бар. Район буенча язгы чәчүнең төп өлешен 9нчы майга тәмамлау бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев