Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле якташлар, тыл һәм хезмәт ветераннары, солдат толлары һәм сугыш чоры балалары! Барыгызны да халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм! Без Сезнең батырлыкларны, илгә кылган игелекне бервакытта да онытмабыз, Сез һәрвакыт безнең күңелләрдә. Фронтка Мамадыш районыннан гына да 16 меңгә якын...

Хөрмәтле якташлар, тыл һәм хезмәт ветераннары, солдат толлары һәм сугыш чоры балалары! Барыгызны да халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм! Без Сезнең батырлыкларны, илгә кылган игелекне бервакытта да онытмабыз, Сез һәрвакыт безнең күңелләрдә. Фронтка Мамадыш районыннан гына да 16 меңгә якын кеше китә. Аларның 8,5 меңе яу кырында ятып кала. Муниципаль районыбызда бүгенге көндә 92 Бөек Ватан сугышы ветераны, 412 солдат толы, 1766 тыл ветераны яши. Хөрмәтле ветераннарыбызга федераль дәрәҗәдән башлап җирле үзидарә органнарына кадәр лаеклы игътибар күрсәтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм солдат толларын бөтен уңайлылыклары булган торак белән тәэмин итү программасы 2007нче елдан бирле уңышлы хәл ителә. Бүгенге көнгә 745 кеше фатир алды. Сугыш ветераннары, солдат толлары, тыл хезмәтчәннәренә үзара аралашу, җәмәгать эшләрендә катнашу, "Кайгырту" социаль-тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге тудырылган. Хөрмәтле ветераннар, Сез алга таба да безнең ихтирам һәм игътибар үзәгендә булырсыз дип ышандырам. Бүген без үзебезне Җиңүчеләр балалары һәм оныклары дип атыйбыз, әлеге горур исемгә лаеклы булырга тырышабыз. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, иминлек, көр күңел, озын гомерләр телим. Җиңү көне белән!

А.П.Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев