Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Хыяллар илендә

Чулман буендагы балачак иле ишекләрен ачты-"Кама" лагере да чәршәмбе көнне беренче сменаны кабул итте. Бу юлы Мамадыштан иллеләп һәм Чаллы шәһәреннән төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнүче кырык дүрт бала килгән иде анда. Киемнәре тутырылган юл сумкаларын тумбочкаларында калдырып чыгуга, юлдашлары белән танышып, волейбол, футбол уйнарга керешкәннәр иде инде алар. Төрле уеннар,...

Чулман буендагы балачак иле ишекләрен ачты-"Кама" лагере да чәршәмбе көнне беренче сменаны кабул итте.

Бу юлы Мамадыштан иллеләп һәм Чаллы шәһәреннән төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнүче кырык дүрт бала килгән иде анда. Киемнәре тутырылган юл сумкаларын тумбочкаларында калдырып чыгуга, юлдашлары белән танышып, волейбол, футбол уйнарга керешкәннәр иде инде алар. Төрле уеннар, бәйгеләр, конкурслар күп оештырылачак әле аларга унсигез көн дәвамында. Өлкән әйдаман Надежда Филипповадан лагерьның көн тәртибе белән дә кызыксынып алдык. Иртәнге аштан соң һәм кичке сәгать 4 белән 6 арасында тренировкалар, төрле уен программалары планлаштырылган. Ә кичке аштан соң-гомуми лагерь буенча чаралар һәм дискотека. "Монда икенче ел киләм инде. Кичке уеннар, дискотекалар бик күңелле була,"-ди Чаллы кунагы, дзюдочы Евгений Корнилов. Аның белән бергә футбол уйнарга чыккан Роман Ачеулов: "Минем әле беренче тапкыр гына монда булу. Килеп төшүгә бик ошады. Табигатьнең матурлыгы хуштан яздырырлык,"-диде. Көн дәвамында төрле ярышларда актив катнашучылар һәм үзләрен күрсәтүчеләр дә билгеләп үтеләчәк кичке линейкада. Һәр көнне аерым тематика буенча үткәрергә планлаштырганнар. Мәсәлән, Җыр көне, Бию көне, 22нче июньдә Хәтер көне... Балаларны Сабантуй да көтә. Искиткеч күңелле һәм файдалы ялы башланды "Кама"да балаларның. Каравылчыларны, пешекчеләрне, барысын-барысын да кертеп, егермеләп кеше хезмәт күрсәтәчәк аларга. Моңа янәшәдәге көмеш сулы Чулман елгасын, мәгърур нарат урманын да кертергә кирәк. Смена алдыннан лагерь территориясен чебен-черкиләргә каршы да эшкәртеп чыкканнар. Лагерь быел да балаларны яңарып һәм тагын да матурланып каршылады. Корпусларда, ашханәдә, мунчада ремонтлар ясалган. Әйдаманнар барысы да тәҗрибәле-лагерьда беренче елларын гына эшләмиләр инде. Быел анда барысы 350 бала ял итәчәк, сәламәтлекләрен ныгытачак. Дүртенче сменага үзебезнең районнан 114 яшь спортчы барачак һәм ул 28нче августта төгәлләнәчәк. "Лагерьга барырга гаризалар бик күп,"-ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Таһир Галимханов. Ата-аналарның взносы да бик күп түгел бит-1500 сум чамасы гына. 26нчы июньнән Соколкада палаткалы лагерь да башлана. Ул да өч сменада оештырыла. Анда да районыбыздан җитмеш алты бала ял итәчәк, көч туплаячак. Алар арасында да яшь спортчыларыбыз булачак.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев