Нократ

Хыяллар чынга аша!

Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай көнендә Мамадыш янәдән изге сәфәр кылу урынына әверелде. 19нчы декабрьдә "Изге касә" ("Святая чаша") комплексы изгеләндерелде. -Мин өченче хыялымның тормышка ашуына сөенеп туя алмыйм,-ди Изге Ксения Римляныня храмы прихожанкасы Тамара Мазилова.-Берничә ел элек Красная Горка зиратына чәсәүнә куйдылар, Красная Горка чиркәвен торгызу буенча да эшләр...

Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай көнендә Мамадыш янәдән изге сәфәр кылу урынына әверелде. 19нчы декабрьдә "Изге касә" ("Святая чаша") комплексы изгеләндерелде. -Мин өченче хыялымның тормышка ашуына сөенеп туя алмыйм,-ди Изге Ксения Римляныня храмы прихожанкасы Тамара Мазилова.-Берничә ел элек Красная Горка зиратына чәсәүнә куйдылар, Красная Горка чиркәвен торгызу буенча да эшләр бара, гөмбәзен яңарттылар. Ә менә бүген бабаларыбызның дога кылган урыны-"Изге касә" чишмәсе халыкка кире кайтты. Чыннан да, күпләрнең хыялы иде бу. Алла кушып, руханиларның, прихожаннарның догалары белән өретелеп, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән башланган әлеге изге гамәлне Раджив Иванов җитәкчелегендә "Мамадыш ТКХ" җәмгыяте хезмәткәрләре башкарып чыкты. Анатолий Иванов үз чыгышында 2010нчы елгы корылык вакытында ташландык чишмәне корган үләннәр арасыннан ничек итеп эзләп табулары турында сөйләде. Аның урынын карт-карчыклар һәм музей хезмәткәрләре генә хәтерләгән булган инде. Ерак түгел генә урнашкан мөгезле эре терлек фермасы да аны җимерүгә үз өлешен керткән. Тантанада Изге Ксения Римляныня храмы протоиерие Дмитрий Морозов, прихожаннар исеменнән Людмила Беленкова җитәкчеләргә иң олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Төзүчеләргә муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Православие динендәгеләрнең шатлыгына чик-чама юк: "Изге урыныбыз үзебездә генә!"-диләр алар. Башка конфессия вәкилләре дә табигать тарафыннан тудырылган бу искиткеч җирнең кеше кулы белән тагын да гүзәлләндерелүенә соклана. Чишмәгә бура урнаштырылган, ул нәкышлы тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган, төннәрен яктыртыла. Торбалар уңайлы урнаштырылган. Чымыну урыны да бик җайлы, шаккаткыч итеп эшләнгән. Суы алышынып торучы бассейн, җылытылган идәннәр, чишенү урыннары... Иң мөһиме-стенадагы иконалар. Алар арасында-күптән түгел генә изге урыннарга сәфәр кылган Анатолий Ивановның Иерусалимнан алып кайткан һәм бүгенге тантанада бирегә бүләк иткән Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай иконасы. Борынгылар сөйләвенчә, Мамадышның "Изге касә" чишмәсе янына Алабугадан ел саен китерелгән могҗизалы икона янына (ул серле югала) сихәтләнергә килүчеләр бик күп булган. Өч гасырдан соң үзенең беренчел урынына кайткан икона православие дөньясында үз ролен уйнар әлбәттә.

Наталья Якимова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: