Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Хуш инде, 2012!

Үтеп баручы ел тарихка горурлыгыбыз булып кереп калган, сагынып искә алырлык вакыйгаларга бай булды. Районыбыз җитәкчелеге авыл халкын эшмәкәрлеккә тартуның яңа юлын кулланышка кертте-гыйнвар аенда авылларның актив, малларны күпләп асраучы кешеләре белән чәй табыны артында очрашулар башланды. Очрашуларда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов белән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов районның...

Үтеп баручы ел тарихка горурлыгыбыз булып кереп калган, сагынып искә алырлык вакыйгаларга бай булды.

Районыбыз җитәкчелеге авыл халкын эшмәкәрлеккә тартуның яңа юлын кулланышка кертте-гыйнвар аенда авылларның актив, малларны күпләп асраучы кешеләре белән чәй табыны артында очрашулар башланды. Очрашуларда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов белән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов районның "Авылга йөз белән", башка федераль һәм республика программаларында катнашырга чакырдылар. Нәтиҗәдә, гаилә фермасы оештырырга теләүчеләр 400дән артып китте, маллар саны артты.

17нче февраль көнне район тарихында беренче тапкыр агропромышленность комплексының еллык йомгакларына багышлап үткәрелгән республика семинар-киңәшмәсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның иң югары бәясен алды. Ул Түбән Ушмада "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятенең инвесторы Рифат Мотыйгуллин салдырган күп функцияле спорт комплексын ачу тантанасыннан башланып китте һәм җәмгыятьнең яңа мөгезле эре терлек комплексында, Ташлы авылындагы Рәйсә Вахитованың гаилә фермасында дәвам итеп, район мәдәният йортында төгәлләнде. Моңарчы районга Венгриядән таналар кайтарылганы бар иде. Әмма Рифат Мотыйгуллин бер хуҗалыкка океан артыннан-Америкадан ук 1800 баш буаз тана кайтарткан беренче кеше булды. Алар бозаулый башлагач, шулай ук район тарихында беренче тапкыр һәр сыердан уртача көнлек савымнары 25 килограммга җитте.

4нче мартта узган Россия Президентын сайлауларда барлык тавыш бирү участокларына да вебкамералар урнаштырылды, Интернет челтәре аша онлайн режимында трансляция алып барылды. Тавыш бирүдә исемлеккә кертелгән район сайлаучыларының 97,04 проценты катнашты. Кандидат Владимир Путин тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның 95,11 процент тавышын җыйды.

19нчы март көнне Казанның Галиәскәр Камал исемендәге академия театрында Якташларыбыз һәм башкала халкы районыбыз үзешчәннәре концертын тамаша кылды. Анда үзешчәннәребез дә, Казанда яшәүче Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, Резеда Кадыйрова кебек сәхнә йолдызларыбыз да чыгыш ясады. Концерт олы җитәкчеләрнең иң зур бәясенә лаек булды. Әлеге чара башкалабызда яшәүче күренекле мамадышлылар белән очрашу урынына да әйләнде. Шундый ук Мамадыш якташлыгы җәмгыятьләре белән очрашулар бераз алданрак Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә оештырылган иде.

Нократ яр буенда балалар мәйданчыгы файдалануга тапшырылу, район мәдәният йорты каршында музыкаль фонтан ачылу Мамадышны тагын күркәмләндереп җибәрде. Мәйданчык сигез аттракционны берләштерә. Аңа авыллардан да килделәр. Башка шәһәрләрдән кайтучылар да үз итте. Ике музыкаль фонтан да хәзер-халыкның яратып йөри торган урыны. Алар янында хозурланырга чит төбәкләрдән дә халык күпләп агыла. Видеотасмаларга төшереп алып китәләр. "Мамадыш-икенче Париж" бренды акрынлап тормышка ашырыла.

Республика күләмендәге икенче иң зур чараны-укытучыларның Президент катнашындагы август киңәшмәсен дә кабул итте быел районыбыз. Шәһәребез белем учреждениеләренең "Җир әлифбасы" тәҗрибә участогы, рекордлы срокларда-фәкать бер ел эчендә җиткерелгән яңа мәктәп бинасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның олы бәясенә лаек булды. "Дәресләрдән соң мәктәп" дип аталган пленар утырышта дәүләт хакимияте вәкилләре, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре, белем бирү учреждениеләре директорлары катнашты. Рөстәм Миңнеханов өстәмә белем бирү буенча эшнең Мамадышта әйбәт куелганлыгын әйтеп узды. Җәй Омар, Красная Горка, Түбән Сон мәктәпләре, Олыяз лицее капиталь ремонт кичерде.

"Олимп-1999" командасы Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия ярышларының барлык этапларында да җиңү яулап, ил күләмендәге финал ярышларында да катнашты. Краснодар краеның Выселки станциясендә үткән уеннардан командабыз көмеш медаль белән кайтты. Мамадышлылар, Новосибирск, Ярославль, Архангельск, Чита, Чиләбе кебек олы шәһәрләр командаларын тар-мар итеп, бары мәйдан хуҗаларына гына оттырдылар.

Ноябрь аенда соңгы биш елда беренче тапкыр районыбызда туучылар үлүчеләрдән күбрәк булды. Барысы 49 нәни дөньяга аваз салган, үлем турындагы актлар язулары 39 теркәлгән. Бары 2009нчы елның августында гына ул саннар тәңгәлләшкән булган. Акрынлап демографик хәл уңай якка үзгәрә башлавына сөенми мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев