Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Хокук сагында уяулык

Район прокуратурасы гражданнарның законлы хокукларын һәм ихтыяҗларын саклау юнәлешендә даими күзәтүләр алып бара. Узган елгы эш нәтиҗәләре нинди? Әлеге һәм башка сорауларга район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур ГАБДРАХМАНОВ җавап бирә. -Мамадыш районы прокуратурасы тарафыннан узган ел дәвамында 1545 федераль закон бозу очрагы теркәлде, 178 протест белдерелде, судларга 2291 мең...

Район прокуратурасы гражданнарның законлы хокукларын һәм ихтыяҗларын саклау юнәлешендә даими күзәтүләр алып бара. Узган елгы эш нәтиҗәләре нинди? Әлеге һәм башка сорауларга район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур ГАБДРАХМАНОВ җавап бирә.

-Мамадыш районы прокуратурасы тарафыннан узган ел дәвамында 1545 федераль закон бозу очрагы теркәлде, 178 протест белдерелде, судларга 2291 мең сумлык 746 гариза, 380 представление җибәрелде, алар буенча 497 вәкаләтле зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, административ хокук бозулар буенча 217 эш ачылды, закон бозарга ярамаганлыгы турында 112 кисәтү ясалды.

-Прокуратура эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш нинди?

-Төп юнәлешләрнең берсе-җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларының законлылыгын күзәтү. Прокуратура район муниципаль берләшмәләренең муниципаль хокук актларын ай саен соратып, тикшереп тора. Узган ел дәвамында шундый 250 норматив хокук акты дәгъваланды. Хезмәт законлылыгын саклау, хезмәт хакын үзвакытында түләү юнәлешендә дә күзәтүләр алып барабыз. Тикшерүләр нәтиҗәсендә берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә, шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт законлылыгын бозу очраклары ачыкланды. Алар штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылдылар.

-Җинаятьчелеккә кагылсак?

-Иң сөендергәне-2012нче елда балигъ булмаганнар тарафыннан җинаятьләр кылынмады. Бу зур профилактик эшнең нәтиҗәсе...

Әңгәмәдәш Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев