Нократ
  • Рус Тат
  • Ходай биргән байлык

    Авыл халкы, җитәкчеләр күңеленә һаман шом өстәп, кояш үзәкләрне өтәрдәй булып кыздыра. Чирәмнәр саргая. Быел тагын печән проблемасы алга чыкмагае. Күрше-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә дә шушындый корылык башланган, диләр. Быел Киров өлкәсендә дә яңгыр яумый икән. 2010нчы елны анда барып печән әзерли алган идек. Быел андый мөмкинлек тә булмаска мөмкин....

    Авыл халкы, җитәкчеләр күңеленә һаман шом өстәп, кояш үзәкләрне өтәрдәй булып кыздыра. Чирәмнәр саргая. Быел тагын печән проблемасы алга чыкмагае.
    Күрше-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә дә шушындый корылык башланган, диләр. Быел Киров өлкәсендә дә яңгыр яумый икән. 2010нчы елны анда барып печән әзерли алган идек. Быел андый мөмкинлек тә булмаска мөмкин. Районда халыкка гына да малын кыш нормаль асрап чыгу өчен 10 мең тонна печән кирәк. Шуңа күрә, булган үләннәр бөтенләй кибеп беткәнче ерганак читләрен чабып алган кеше отачак быел. Районыбызда 8400 гектар чамасы болынлыклар да бар. Аларның бер өлеше су баса торган. Быел ГЭСта суны күтәргәч, ул болынлыкларыбызга керде һәм сугарды. Печәннәрен вакытында чабып алуны гына оештырырга кирәк. "Омар" агрофирмасы былтыр Анзиркадагы болыннарын, уртакка печән әзерләү өчен, авыл җирлекләренә биргән иде. Быел "Омар"ның инвесторы күбрәк тә бүләргә вәгъдә иткән. Соколка каршындагы болыннарны да соңгы елларда авыл җирлекләре оештырган бригадалар чабып ала. Быел да болыннардагы печәннәрне түкми-чәчми чабып алу бурычын куйды районыбыз җитәкчелеге. Берсут каршындагы болынлыкларга "Берсут" агрофирмасының һәм Урманчы җирлегенең бригадалары чыга. Алар печәнне шул төбәк халкына сату өчен әзерлиләр. "Азык-төлек корпорациясе" дә болыннарыннан шактый гына печән кайтара. Болыннар - безгә Ходай бүләге. Алардан файдаланмау - олы гонаһ булыр иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов сүзләренә караганда, болын печәненең туклыклыгы күпьеллыкларныкыннан бер дә ким түгел. Моннан чирек гасыр элек кенә әле һәр хуҗалык механикалаштырылган бригадалар оештырып атналар буе болында печән әзерли торган иде. Талларын чабып тормагач, кайбер аланлыкларны агачлар да басып китте. Аларны әле чистартырга була, теләк кенә кирәк.
    Яке, Урта Кирмән, тагын бер ничә авыл җирлеге Дегетле басуларын чаба башладылар. Җирләреннән файдаланган өчен, колониягә дә өлеш чыгаралар. Халык та печәнле була.
    Быел Вандовка ягында, авыл җирлекләре халыкка печән әзерләсен өчен, 400 гектар күпьеллыклар чәчеләчәк. "Передовик" тракторлары ул басуларны сукалый башладылар инде. Орлыгы да Уразбахтыга кайтарылган. Быел җәйге чәчү үткәрсәләр, киләсе елда печән әзерли башларга мөмкин булачак.
    "Нократ" агрофирмасының бер генә елны да Нократ болыннарын чапмыйча калганы юк.
    -Егерменче июньнән дә соңга калмыйча болынга төшәбез. Алты роторлы чапкычыбыз, өч данә "КПР" агрегатыбыз бар. Барысын да эшкә җигәчәкбез, - ди агрофирманың баш агрономы Шаһинур Сәләхиев.
    Элекке елларда авылларда ерганак читләрендә һәр кешенең чаба торган урыны бар иде. Печәнне басуда әзерләп капка төпләренә китереп бирә башлагач, күбесе аларны онытты. Быел ул урыннар да печән әзерләү өчен ярап куячак. Тизрәк өлгерергә генә кирәк.
    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: