Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Халык күзе күп күрә

Моннан берничә ел элек шәһәребездә оештырылган "Халык почтасы" үзенең актуальлеген югалтмый. Һәм бу ике әһәмиятле момент турында сөйли: беренчедән, районда тормыш проблемалары кала бирә, икенчедән, район җитәкчелеге аны этаплап булса да хәл итә, шулай булмаса, хатлар агымы бөтенләй туктар иде. Гражданнарның гозерләрен тагын да тизрәк хәл итү өчен муниципаль район...

Моннан берничә ел элек шәһәребездә оештырылган "Халык почтасы" үзенең актуальлеген югалтмый. Һәм бу ике әһәмиятле момент турында сөйли: беренчедән, районда тормыш проблемалары кала бирә, икенчедән, район җитәкчелеге аны этаплап булса да хәл итә, шулай булмаса, хатлар агымы бөтенләй туктар иде. Гражданнарның гозерләрен тагын да тизрәк хәл итү өчен муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзенең урынбасарлары, Башкарма комитет бүлекләре начальниклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, Җәмәгать советы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Анатолий Петрович "соңгы почта"ны үзе укыды. Уйланырлык хәлләр бар монда. Менә бер хаттан өзек: "Иртән эшкә барганда Совет урамындагы җанлылыкка сокланып карыйм: юллар ясыйлар, клумбаларга җир тараталар. Бөтен җирдә эш кайнавы күңелгә сөенеч өсти. Ә якшәмбе көнне без биредә бик аяныч күренешкә тап булдык. Иртәнге сәгать 10 тирәсендә "Близнецы" кафесы каршындагы балалар мәйданчыгы сыра шешәләре, көнбагыш кабыклары, каурый капчыклар белән чуарланган иде. Ә эскәмияләрдә биредәге куаклар астында гына йоклап баш төзәтергә торган исерекләр утыра." Хатта милек хуҗасы адресына бик күп сүзләр әйтелә, урам себерүче алырга тәкъдим ителә. Алар киңәшмәдә катнашкан кафе хуҗасына җиткерелде. Җаваплылыктан качарга омтылган эшмәкәргә объекттан 50 метр радиуста чисталык һәм тәртип булырга тиешлеге турында санпин кагыйдәләре аңлатылды. Җәнҗаллы "Клаксон" кафесын тотучыга да кызарырга туры килде. Шау-шулы музыка, яшьләрнең даими тарткалашулары биредә яшәүчеләрнең тынычлыгын боза. Район башлыгы 23 сәгатьтән соң барлык күңел ачу биналарының да эшчәнлеген туктатырга кушты. Хатларның берсендә шәһәрдәшләребез полициянең эшен яхшырту турында тәкъдим керткәннәр иде. 17 сәгатьтә Сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында һәрвакыт патруль машинасы тора. Төнге 11дән соң да ул шунда килсә, яхшы булыр иде, дигәннәр. Шәһәрдәшләребезнең җан авазы барыбызга да билгеле, ләкин без властьларга моңа кадәр әйтергә җөрьәт итмәгән проблемалар турында. Мәсәлән, су юклыгы. Ел саен җәй көне шәһәрдәшләребез сусыз кала, ә "Водоканал" үзен бәлки үтәр дигән уйлар белән юата. Сусыз кран мамадышлыларның психикасын җимерүен дәвам итә. Әлеге хәлдән чыгу юлы бар, район башлыгы аларны тормышка ашырырга бер атна вакыт бирде. Массакүләм мәгълүмат чараларының тәрбияви роле бәхәссез. Шуңа күрә безнең журналистлар шәһәребез буенча үткәрелгән төнге рейдлар, тәртип бозучылар, торак-коммуналь хуҗалыгындагы җитешсезлекләр һәм уртак йортыбызны ямьсезләүче башка кимчелекләрне газета-телевидениеда яктыртуларын дәвам итәчәкбез.

Светлана Ханова

Рәсем "Близнецы" кафесы каршында 17нче июль көнне иртәнге сәгать 8дә төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев