Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Халык контроле”нең җете күзе

Власть һәм халык аралашуының иң заманча каналы-"Халык контроле" мәгълүмат системасы барлыкка килде. Муниципаль район Башкарма комитетының эшләр буенча управляющие Павел Смирнов бу турыда җентекләбрәк таныштыра. -Бу яңа проект ничек барлыкка килде? -Татарстан Республикасы Президентының "ТР Дәүләт мәгълүмат системасында "Халык контроле" турында" Указы агымдагы елның 1нче июнендә чыкты. Ул Интернет мәгълүмат-телекоммуникацион...

Власть һәм халык аралашуының иң заманча каналы-"Халык контроле" мәгълүмат системасы барлыкка килде. Муниципаль район Башкарма комитетының эшләр буенча управляющие Павел Смирнов бу турыда җентекләбрәк таныштыра. -Бу яңа проект ничек барлыкка килде? -Татарстан Республикасы Президентының "ТР Дәүләт мәгълүмат системасында "Халык контроле" турында" Указы агымдагы елның 1нче июнендә чыкты. Ул Интернет мәгълүмат-телекоммуникацион челтәреннән файдаланып гражданнар һәм власть органнары арасында элемтәне камилләштерүгә юнәлтелгән. ТР Министрлар кабинетына 30 көн эчендә әлеге системаны эксплуатациягә кертү бурычы куелган. -Аны Интернеттан ничек табарга? -Дәүләт хезмәте порталында https://usluqi.tatar.ru/open-qov/about/ "статусы", "категории", "территория", "сортировать" бүлекләренә керәбез. Мамадыш муниципаль районыннан ике рәсемле хәбәр күрәсезме: Урманчыдан малярия тудыручы озынборыннар һәм шәһәребездән тукталыштан тротуарга кадәр юл булмау турында. Беренче хәбәрне оператор ТР "Роспотребнадзор" идарәсенә, ә икенчесен безнең муниципаль район Башкарма комитетына юллады. Җаваплар да бар инде. Аларны ачык укып, ничә кеше яклаганын күреп, интерактив картаны ачып, башка төбәкләрдән ниндирәк сораулар килгәнен, җирле властьның аңа нинди реакция ясаганын күреп була. "Уведомлениеләр белән эшләү статистикасы" бүлегендә теге яисә бу даирәгә килгән сораулар һәм аларның ни дәрәҗәдә хәл ителүе белән танышырга мөмкин. -Әлеге системаның төгәл эшләве өчен җаваплы кеше бездә бармы? -Әйе, администратор-муниципаль район Башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы урынбасары Гөлнара Насыйбуллина. Ул көн саен барлык хәбәрләрне карап чыга һәм тиешле юнәлештә юллый. -Югары даирәдәгеләр белән халык аралашуында әлеге алым иң тәэсирле һәм нәтиҗәлесе булып чыгамы? -Шуның өстенә иң ачыгы һәм үтәкүренмәлесе дә әле. Без биредә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең эшен реаль бәяләүне күрәбез, бу әлбәттә эштә тартылырга этәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X