Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Халкыбыз актив безнең

Бүген авыл җирлекләрендә халыктан үзара салым акчалары җыюга кагылышлы референдум уза. Ул безнең районда Урманчы җирлегендә генә үтми. Кызыл Тау авыл җирлегендәге участок комиссияләре урнашкан биналарда иртәдән үк җанлылык иде. Мәдиният йортындагы комиссиягә беренче булып, нәкъ иртәнге 7гә, Николай Александров белән җәмәгате Пелагия Васильевна килеп җиттеләр. -Безнең Красная Горка авыл...

Бүген авыл җирлекләрендә халыктан үзара салым акчалары җыюга кагылышлы референдум уза. Ул безнең районда Урманчы җирлегендә генә үтми.
Кызыл Тау авыл җирлегендәге участок комиссияләре урнашкан биналарда иртәдән үк җанлылык иде. Мәдиният йортындагы комиссиягә беренче булып, нәкъ иртәнге 7гә, Николай Александров белән җәмәгате Пелагия Васильевна килеп җиттеләр.
-Безнең Красная Горка авыл җирлегендә торак пунктларны төзекләндерү буенча зур эшләр планлаштырылган. Кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез, - диде эшмәкәр Рафаэль Галиев, тавыш биреп чыкканнан соң.
Җәүдәт ага Җиһаншин шактый еллар Кызыл Тау авыл Советы рәисе булып эшләгән иде. Ул да:
-Мондый үзара салымнар элек тә бар иде. Хәзер дә бик кирәк. Авыл Советларының акчалары чикле. Халыктан кергән акчага республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәргә вәгъдә иткәннәр икән, мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Программалар бер вакыт бетә. Мондый акчаларны да гел биреп тормаячаклар, - диде.
-Төзекләндерү буенча зур эшләр планлаштырдык. "Мамадыш" совхозы бистәсенә автомобильләр кую урыннары, ял итү скверлары кирәк. Урам юллары да бик борчый. Акча булса, бик күп нәрсәләр эшләр идек, - ди авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина.
Җирлек территориясендә 87нче һөнәри көллияттә, икенче фермада да сайлау участоклары оештырылган. Аларда да халыкның референдумга актив килүен җиткерделәр. Икенче фермада моннан алтмыш ел элек салынган клубның түбәсен алыштыра башлаганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев