Нократ

Графикка сыешалар

Җөмһүриятебездә кабул ителгән социаль әһәмияткә ия программаларның үтәлеше Татарстан Президенты тарафыннан җитди контрольдә тотыла. Шул исәптән, шәһәребездә төзелүче 3нче санлы мәктәп тә. Районыбыз җитәкчелеге өчен дә мөһим объектларның берсе ул хәзерге вакытта. Биредә киңәшмәләрнең еш кына үткәрелүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки мондагы эшләрнең барышы күренә, килеп туган проблемаларны шунда ук хәл...

Җөмһүриятебездә кабул ителгән социаль әһәмияткә ия программаларның үтәлеше Татарстан Президенты тарафыннан җитди контрольдә тотыла. Шул исәптән, шәһәребездә төзелүче 3нче санлы мәктәп тә. Районыбыз җитәкчелеге өчен дә мөһим объектларның берсе ул хәзерге вакытта. Биредә киңәшмәләрнең еш кына үткәрелүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки мондагы эшләрнең барышы күренә, килеп туган проблемаларны шунда ук хәл итәргә мөмкин. Объектны срогында - 1нче сентябрьгә тапшыру өчен төзүчеләр озайтылган көн режимына күчкәннәр. Шимбә көнне дә монда эшнең тынып торганы юк. "Төзүсервис" ябык акционерлык җәмгыятенең төзелеш буенча мастеры Фәрит Сәлимов әйтүенә караганда, коллектив график кысаларына сыеша, аннан калышканнары юк икән әле. Бүген бу объект умарта оясын хәтерләтә. Көн саен 70-80 кеше, дистәләгән техника җәлеп ителә. Стеналары өелеп, түбәсе ябылганнан соң, дүрт бригада стеналарны штукатурлауны да кыска вакыт эчендә, ләкин сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар. Хәзер булачак мәктәп эчендә шомарту, бизәү эшләре, идәннәрне бетонлау бара. Җылылык системасы, электр чыбыклары сузылган. Вентиляция системасы да җыелып бетү алдында. Берничә кеше спорт залында мәш киләләр. Чорманы янгынга каршы эшкәртү уздыруны да иртәгегә калдырмаганнар. Шимбә көнне мәктәпкә Интернет, компьютерлар, телефон элемтәсе кабельләре сузар өчен, җирне казып, торба салып калдырдылар. Якын киләчәктә территорияне төзекләндерү буенча да җиң сызганып эшкә керешәчәкләр.

Николай Михайлов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: