Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Гомер көзе мул булсын

Бәйрәм көнендә әби-бабайларга дан җырланды. Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган концерт залга йөзләгән кешене җыйды. Бүген районыбызда әлеге катламга керүче 14 меңгә якын кеше гомер кичерә. Алар арасында дәһшәтле сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнары да, районыбызның үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре дә, үзләренең эшләре белән сөендергәннәре дә, тормыш тәҗрибәләре күпләребезгә...

Бәйрәм көнендә әби-бабайларга дан җырланды. Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган концерт залга йөзләгән кешене җыйды. Бүген районыбызда әлеге катламга керүче 14 меңгә якын кеше гомер кичерә. Алар арасында дәһшәтле сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнары да, районыбызның үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре дә, үзләренең эшләре белән сөендергәннәре дә, тормыш тәҗрибәләре күпләребезгә үрнәк булырлыклары да бар. Зал тулы әбиләргә һәм бабайларга мөрәҗәгать итеп, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та барлык гамәлләре өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Кан койгыч сугыш далаларыннан исән-сау әйләнеп кайтканыгыз, матур кызлар, батыр уллар үстергәнегез, оныкларыгыз өчен, ә иң мөһиме-бүгенге тыныч тормыш өчен рәхмәт! Сезнең тәҗрибәгезгә һәм белемегезгә без һәрвакыт мохтаҗ. Алга таба да районыбызны һәм шәһәребезне үстерүгә булган планнарны сезнең белән бергәләп тормышка ашырырбыз",-диде ул. Район җитәкчесе ветераннарны бүгенгедәй актив булырга, чараларда катнашырга, заман белән бергә атларга чакырды. Иң алдынгылар сәхнә түрендә аның кулыннан бүләкләр алдылар. Районның социаль-икътисадый тормышында актив катнашканнары өчен берничә кеше муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. "Яхшы телефон" акциясе кысаларында кайберәүләргә телефон аппаратлары тапшырылды. Өлкән яшьтәгеләргә аеруча зур игътибар күрсәткәннәре, аларның тормыш-көнкүрешләре өчен янып-көеп йөргәннәре өчен Көек-Ерыкса һәм Шәдче авыл җирлекләре башлыклары Әлфия Ямалиева белән Валерий Шрыков район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Өлкәннәр көненә һәм декадасына әзерлек районыбызда әле сентябрь ахырларында ук башланып киткән иде. Әйтик, шәһәр үзәгендә үткән беренче ярминкәдә районның инвалидлар җәмгыяте тәкъдиме белән "Әбием ризыклары" бәйгесе оештырылды. Өлкән яшьтәге ханымнар анда үзләре әзерләгән тәм-томнарны тәкъдим иттеләр. Әлеге чараның җиңүчеләре дә концерт барышында сәхнәгә күтәрелде. Истәлекле бүләкләргә компьютер курсларында белем алганнар да ия булды. Аларга пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Светлана Рылова сертификатлар тапшырды. Котлаулар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды бәйрәм чарасы. Сүз уңаеннан, өлкәннәребез үзләре дә сәхнә түрендә булдылар. Районның ветераннар хоры, Ишки авылы әбиләренең "Ак нур" ансамбле чыгышларын зал көчле алкышларга күмде. Әби-бабайларыбызның әнә шулай тормыштан ямь һәм тәм табып, күңел ачып яши белүләре сөендерә. Үзебез дә алардан үрнәк алып, өлкәннәребезгә бәйрәм көнендә, декада барышында гына түгел, ел әйләнәсендә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Муллык китерүче ел фасылыдай аларның да гомер көзләре бәхет-шатлыкларга бай, җылы һәм якты булсын.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X