Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Галиҗәнап Ана

Хатының яхшы булса, оҗмах кирәкми, диләр. Шәмәк авылында гомер кичерүче Зөлфия Ачилова да җиде баласының әнисе һәм сер уртаклашыр кешеләре, ире Хусанбайның бәхет капкасы. "Айдар, син баланы карый тор. Мин өйне җыештырам,"-апасы Дөлфүзә белән абыйсы Данияр Алабуга-Чаллы якларына укырга киткәч өйдә олы бала булып калды Айгөл. Хәзер инде аңа ун...

Хатының яхшы булса, оҗмах кирәкми, диләр. Шәмәк авылында гомер кичерүче Зөлфия Ачилова да җиде баласының әнисе һәм сер уртаклашыр кешеләре, ире Хусанбайның бәхет капкасы.

"Айдар, син баланы карый тор. Мин өйне җыештырам,"-апасы Дөлфүзә белән абыйсы Данияр Алабуга-Чаллы якларына укырга киткәч өйдә олы бала булып калды Айгөл. Хәзер инде аңа ун яшь. Үзенә эш кушканны көтеп тә тормый. Кечкенәләргә дә күз-колак була, сыер саварга да өйрәнде. Аннан кечерәкләр дүртәү. Айдар мәктәптә укый инде. Динар белән Азалия Шәмәк балалар бакчасына йөриләр. Ә быел туган төпчек энекәше әниләре белән өйдә.

Әйе, Шәмәк авылында гомер кичерүче Зөлфия һәм Хусанбай Ачиловлар гаиләсендә җиде бала. Өлкәннәре Үзбәкстан якларында туган. Зөлфиянең әнисе Васыйга апа сугыштан соңгы елларда бәхет эзләп Үзбәкстанның Андижан өлкәсенә киткән булган. Шунда кияүгә чыгып, кырык ел "СССРның 50 еллыгы" совхозында бухгалтер булып эшләгән. Кызганычка каршы, җәмәгате Илембар 1983тә вафат булып, биш баланы бер үзе тәрбияләп үстерә. Пенсиягә чыккач, 1996да, туган авылы Шәмәккә кайтып төшә. Үзе белән улы Мөхәммәтне һәм кызы Зөлфиянең гаиләсен дә ияртә. Авыл уртасыннан йорт сатып алалар. Нәкъ шул елны күршедәге Тауилендә яңа мәктәп җиткерәләр. Үзбәкстанда педагогия училищесы тәмамлаган һәм башлангычларны укыткан Зөлфиягә дә анда эш табыла. Электрчы һөнәре булган Хусанбай Түбән Тәкәнештәге подстанциягә урнаша. "Кайтып яши башлагач та авылдашлар бик нык булыштылар,"-дип искә ала ул елларны Зөлфия. Айгөл-Мамадыш якларына кайткач туган беренче балалары. 2002нче елгы ул. Балалар үстерү мәшәкатьләре белән яшәгәндә читтән торып ике югары белем алырга да өлгерә Зөлфия. Аның мондый уңышларына ничек сокланмыйсың! Бүген инде олы балалары Дөлфүзә белән Данияр студентлар. Банктан кредит алып былтыр өйләренә янкорма җиткергәннәр.

Элек авылларда йорт саен бишәр-алтышар бала үсә иде. Хәзер генә ул өч-күп балалы санала. "Гаиләдә балалар күп икән, алар мөстәкыйльрәк булулары белән аерылып торалар. Ә бер-ике генә үскәндә, иркәрәк булалар. Мәктәптә бу бигрәк тә яхшы сизелә",-ди Зөлфия. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Ачиловларның да тормышлары бөтен, үз бәхетләренә юлны үзләре ярып баралар. Авырлыклар куркытмый аларны.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев