Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Фәрит Мөхәммәтшин: “Үзегезгә читтән карагыз, сезнең барысы да бик яхшы”

Мамадыш авыл хуҗалыгын, фермерлыкны үстерү буенча эшчәнлек юнәлешендә республикабызда иң яхшы районнар рәтендә, алай гына да түгел, хәтта беренче урында. ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА Әлеге фикерне республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына биргән интервьюсында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Кичә ул Мамадыш муниципаль район Советының егерменче утырышында катнашты. Утырышның көн тәртибенә...

Мамадыш авыл хуҗалыгын, фермерлыкны үстерү буенча эшчәнлек юнәлешендә республикабызда иң яхшы районнар рәтендә, алай гына да түгел, хәтта беренче урында.

ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА

Әлеге фикерне республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына биргән интервьюсында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Кичә ул Мамадыш муниципаль район Советының егерменче утырышында катнашты. Утырышның көн тәртибенә бер мәсьәлә-Мамадыш муниципаль район башлыгының 2012 елдагы эшчәнлек һәм 2013 елга бурычлар турындагы чыгышы кертелгән иде. Анатолий Ивановның докладында һәр тармактагы эшчәнлек аерым яктыртылып, һәр өлкәгә төгәл бурычлар билгеләнде. Районыбызда актив рәвештә төзелеш эшләре алып барыла. Бүгенге көнгә 700гә якын йорт авария хәлендә дип танылган, шуларның 430ы шәһәрдә. Димәк, яңа йортлар сафка басачак, халыкның яшәеш шартлары яхшыра барачак. Райондагы 1021 километр озынлыктагы юлның нибары 26 процентына гына асфальт түшәлгән. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин башкалабыз Казанда җәйге Универсиада үткәннән соң республикада юллар төзелешенә аеруча игътибар биреләчәген искәртеп узды. Районыбызда күп балалы 502 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелгән. 2012 елда туучылар санының үлүчеләр күрсәткечен узып китүе дә шатлыклы күренеш. Дәүләт Советы рәисе, соңгы 20 елда республикада да шундый күренеш күзәтелүен искәртеп, бу юнәлештә тагын да максатчанрак эшләргә чакырды. "Шундый күркәм ЗАГС бинагыз була торып, сабыйлар аз туса, бер дә яхшы булмас иде. Сезнең перспективаларыгыз бар. Яшьләрне дә туган якларына кайтып урнашу турында кызыксындырырга була. Авылларда, башлангыч кына булса да, мәктәпләрне саклап калу өстендә эшлик. Аларны ябу авылның киләчәген бетерү, дигән сүз. Өметсез булмыйк, клубларны җанландырыйк. Бу, үз чиратында, шул ук яшь буынны туган авылында төпләнеп калу турында уйландырачак",-диде ул, Мамадыш районында яшәүчеләрнең төрле юнәлешләрдә активлык күрсәтүен искә алып.

Авыл тормышын яхшырту мәсьәләсендә җирлек башлыклары локомотив булырга, ягъни үзләре бар яктан халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш. Нәкъ аларга җитәкчелек зур өметләр баглый, бу эштә тәвәккәл, тырыш шәхесләр хуплана. Шәхси хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредитларны алуда да алар үзләре үрнәк күрсәткәндә генә уңышка ирешә алачаклар. Кредит алган кеше эшсез утырмый, ул хезмәт белән мәшгуль, шунлыктан аның киләчәге дә бар, дип исәпли Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларның кредитлар белән эшләве буенча Мамадыш югарылыкта тора. "Шул ук рухта дәвам итәргә дә кирәк. 2013 елга республикага кече һәм урта бизнесны 35 процентка җиткерү бурычы билгеләнде. Сездә дә бизнеска килеп керүчеләр артып тора. Сынатмыйча эшли белергә генә кирәк. Профильне үзгәртү дә кайчак отышлы юл булырга мөмкин",-диде ул, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Марс Юнысовның чыгышын хуплап. Фермер сүзләренә караганда, бүген аның үгезләре тәүлегенә бер килограммга кадәр үсеш бирә. Планнары-50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән тагын бер сарай җиткереп, мөмкинлекләрне арттыру.

Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинның перспективалары тагын да зуррак. Ул да авыл хуҗалыгы тармагы, казылык продукцияләре һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү, спортны пропагандалау, районга туристлар җәлеп итү максатларында кунакханә комплексы эшчәнлекләре, алга таба һәр юнәлештә эш планнары турында сөйләде. Районыбызның иң эре инвесторы үзенең чыгышында республика җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы тармагын күтәрүдә күрсәткән ярдәмнәр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм берничә проблемага тукталып алды.

Мамадышта менә шундый әйдәп, башлап йөрүче тәвәккәл халык яшәвен искәртеп, Дәүләт Советы рәисе, авыл хуҗалыгы тармагы белән беррәттән, промышленность өлкәсенә дә игътибарны арттырырга киңәш итте.

Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр барышында район ЗАГС бүлегендә күп балалы гаиләләргә Ана капиталы сертификатларын тапшырды, аннан бер төркем башка рәсми затлар белән бергәләп "Мамадыш промкомбинаты" ҖЧҖендә булды һәм район мәдәният йортының спорт залында Мамадышта җитештерелгән төрле тармак продукцияләре күргәзмәсе белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев