Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Фәрхәт Рәфгать улы Гаяновны соңгы юлга олылап озаттылар

Рәхимсез авыру сәбәпле, туган ягыннан читтә вафат булган, оста оештыручы, районыбызда авыл хуҗалыгын күтәрү өчен үзеннән зур көч куйган Фәрхәт Рәфгать улы Гаяновның гәүдәсе кичә Мамадышка кайтарылды. Ә бүген иртән аны соңгы юлга олылап озаттылар. Мәрхүм белән хушлашырга йөзләгән кеше килгән иде. Иң якын туганнары, гаилә дуслары, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге,...

Рәхимсез авыру сәбәпле, туган ягыннан читтә вафат булган, оста оештыручы, районыбызда авыл хуҗалыгын күтәрү өчен үзеннән зур көч куйган Фәрхәт Рәфгать улы Гаяновның гәүдәсе кичә Мамадышка кайтарылды. Ә бүген иртән аны соңгы юлга олылап озаттылар.

Мәрхүм белән хушлашырга йөзләгән кеше килгән иде. Иң якын туганнары, гаилә дуслары, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге, югары даирә вәкилләре, барысы да, зур хәрефтән Кеше булган Фәргатъ Гаяновны соңгы юлга озатуда катнаштылар. Кәдрия ханым өчен гаилә тоткасы, кызы өчен ата назын кызганмаган, хезмәттә үзен аямаган Фәрхәт Рәфгать улы Гаянов рухын хөрмәтләп бик күп хакыйкый сүзләр әйтелде. "Трудовик-орлык" агрофирмасын яңа дәрәҗәгә чыгаруга ирешкән шәхесне Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Биек Тау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәрхүмнең курсташы, Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар Фәрхәт Рәфгать улын бары уңай яктан искә алдылар. Һәрвакыт белемгә, яңалыкка омтылды, дусларына карата һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булды, авыр эштән читләшмәде, Дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан югары бәягә лаек булды, кебек сүзләр яңгырады биредә.

Язмыш аяусыз, әлеге олы ихтирамга лаеклы шәхес бүген безнең арада юк. Бу Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире. Учларыбызга янар күмер кысып, күркәм сабырлыклар күрсәтәсе кала ...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев