Нократ

Фәннүр Мөхәммәтҗанов:“Гамлетны уйнаудан баш тартмас идем!”

Фәннүр Мөхәммәтҗановка 21 яшь. Ул - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Казан театр училищесын тәмамлау белән үк Татарстанның төп театрына эшкә алсыннар әле сине! Андый бәхет һәркемгә тәтеми. Хәер, Фәннүр үзе дә шул ук фикердә. -Камал театры, чыннан да, бренд инде ул, Татарстандагы төп театр. Шуңа күрә...

Фәннүр Мөхәммәтҗановка 21 яшь. Ул - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Казан театр училищесын тәмамлау белән үк Татарстанның төп театрына эшкә алсыннар әле сине! Андый бәхет һәркемгә тәтеми. Хәер, Фәннүр үзе дә шул ук фикердә.

-Камал театры, чыннан да, бренд инде ул, Татарстандагы төп театр. Шуңа күрә анда эләгү театр училищесында белем алучы һәр татар баласының иң зур хыялы. Минем өчен әлеге театрга эшкә алыну Голливудка эләгүдән ким булмады. Җитмәсә, Фәрит абый Бикчәнтәев шәхсән үзе чакыргач. Әлбәттә, башта шок хәлендә калдым. Башка төрле уйлар килеп китте. Зур дәрәҗәле актерлар янәшәсендә эшләргә туры киләчәк бит. Куркытты, билгеле. Шундый зур дәрәҗә һәм шундый зур җаваплылык... Әмма озак уйлап тормадым, чөнки киләчәк авырлыкларга безне Фәрит абый театр училищесында укыган вакытта ук әзерләгән иде инде.

- Чыгыш ясар алдыннан бөтен кешедә дә каушау, дулкынлану була. Әлеге хисне ничек басасың?

-Беренчедән, онытылырга тырышам. Дога аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм, су эчәм һәм, әлбәттә, текстымны кабатлыйм. Ә сәхнәгә чыгып, бер-ике реплика әйткәннән соң, халык яхшы кабул итә икән, уйнау җиңеләя. Әмма дулкынлану хисеннән бөтенләй үк котылып бетеп булмый. Бәлки, бу шулай булырга тиештер дә. Чөнки дулкынламый торган кеше үз эшенә өстән-өстән генә караучы, тимер яки агач кеше буладыр ул.

-Спектакльдән соң «Эх, тиешенчә уйнап башкара алмадым!» дигән вакытлар буламы?

-Дөресен әйткәндә, мин бервакытта да үземнән тулысынча канәгать булып бетә алмыйм. Сәхнә артына чыккач, үз-үземне: "Эх, менә шушы кырыенда җиренә җиткереп бетерә алмадым! Бу фразаны башкачарак әйтергә иде инде!"- дип орышам. Барыбер нәрсәдер төшеп калган, нәрсәдер җитмәгән төсле була. Бу хис өйгә дә ияреп кайта, ашап-эчеп яки башкалар белән сөйләшеп утырганда да, тынгылык бирми. Әмма уен вакытында рәхәт мизгелләр күбрәк.

-Кәефең булмаган чакларда ничек илһамланасың?

-Ялгызым гына урамга чыгып китәм һәм рольләремне кабатлап йөрим, шулай тынычланам да. -Укып кына актер булырга мөмкинме, синеңчә? -Теория укып утырып кына булмый, әлбәттә! Ничек һәм кемдә укыйсың - анысы да бар. Әмма ни генә булмасын, практика иң беренче урында булырга тиеш. Үз өстеңдә эшләп, үз-үзеңне камилләштергәндә генә нәрсәгә дә булса ирешергә мөмкин. Мин «Даһи-1 % сәләт, 99 % тырышлык» дигән гыйбарә яклы. Досье Туган көне: 1992 елның 22 марты Туган урыны: Урта Кирмән авылы Белеме: Казан театр училищесы (курс җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев) -Синеңчә, чын актер ниләр эшли белергә һәм нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? -Чын актер фаразлый белергә, сәхнәдән, рольдән курыкмаска, күп укырга, кеше белән аралаша белергә, сыгылмалы, түзем һәм иң мөһиме - тырыш булырга тиеш.

-Син-театрда яңа кеше. Коллектив ничек кабул итте үзеңне?

-Бик җылы. Труппа алдына чыгарып тәкъдир иткәч, барысы да уңышлар теләде. Без училищеда уку дәверендә Камал театры икенче йортыбызга әйләнгән иде. Шуңа биредә эшләүчеләрнең күбесе мине белеп-күреп торды. Кыскасы, үги бала кебек йөрмим инде. Барысы да яраттылар, якын итәләр, киңәшләрен бирәләр, сөйләшеп утырабыз, көлдерәләр, миннән дә көлеп алалар - анысы да бар инде (елмая).

-Киләсе сезонда театр тамашачыларга нинди сюрпризлар әзерли?

-Алла бирсә, 5-6 октябрь көннәрендә И. Зәйниевнең «Мәхәббәт-FM» спектакленең премьерасы булачак. 7 ноябрьгә исә Г. Камалның «Банкрот»ын сәхнәләштерергә исәп тотабыз. Анда мин Мөхәммәтҗан ролен башкарачакмын.

-Һәр актерның хыялындагы роле буладыр. Берәүнең Ромео, берәүнең Гамлет образына кереп карыйсы килә. Синең дә хыялдагы ролең бармы?

-Беләсеңме, мин дә Гамлетны уйнаудан баш тартмас идем. (елмая). Минем өчен рольнең кечесе-зурысы юк. Чөнки аны башкарып чыгу өчен бердәй осталык, тырышлык һәм җаваплылык кирәк. Һәр роль алдында куелган максат-бурычлар бар, шуларга ирешү, образны тамашачыга җиткерү өчен булган барлык көчеңне кую зарур. Шулай да нинди дә булса төп рольне уйнап карыйсым килә, әлбәттә. Киләчәктә булыр, дип ышанам. -Булыр, әлбәттә! Хыялларыңны тормышка ашыру юлында уңышлар сиңа, Фәннүр! Әңгәмәң өчен рәхмәт!

P. S. Фәннүр - бик тыйнак егет. Әңгәмә барышында берничә мәртәбә үзенең тәҗрибәсезлегенә басым ясап, үзен «орлык» дип атады ул. Әмма бу урында төзәтмә кертеп, «уңдырышлы туфракка төшкән орлык» диясе килә. Г. Камал театры коллективындагы үз эшләренең осталары булган, зур тәҗрибәле остазлар тәрбиясенә эләккән яшь «орлык»ның шытып чыгып, көчле булып үсеп китәчәгенә өметләр зур.

Әңгәмәдәш-Ләйсән Исхакова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: