Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Эзләнгәннең гаебе юк

Ав "Мамадыш - республикада ике "Агрохимсервис" та сакланып калган бердән-бер район. Усали агрохимикларының эш нәтиҗәләре бигрәк тә яхшы. Шуңа күрә 9 айлык йомгакларга багышланган киңәшмәне анда үткәрергә булдык," - диде "Татагрохим" генераль директоры Наил Гобәйдуллин. "Татагрохим" карамагында 31 подразделение һәм аларның 18 ярдәмче хуҗалыгы. Барысы 26 мең гектар сөрүлек җирләре...

Ав

"Мамадыш - республикада ике "Агрохимсервис" та сакланып калган бердән-бер район. Усали агрохимикларының эш нәтиҗәләре бигрәк тә яхшы. Шуңа күрә 9 айлык йомгакларга багышланган киңәшмәне анда үткәрергә булдык," - диде "Татагрохим" генераль директоры Наил Гобәйдуллин.

"Татагрохим" карамагында 31 подразделение һәм аларның 18 ярдәмче хуҗалыгы. Барысы 26 мең гектар сөрүлек җирләре бар. Быел аларның һәр гектарыннан уртача 26,5 центнер уңыш җыеп алганнар. Ә Усали агрохимикларында әлеге күрсәткеч 34 центнер тәшкил итте. Терлекчелектә дә узган елгы белән чагыштырганда үсеш белән баралар.

"Җир эшләре тәмамланды. Малларны кышлату чорына керәбез. Җитәкчеләребезне җыеп, яхшы хуҗаның ничек эшләгәнен тагын бер кат күрсәтергә кирәк иде. Кышкы саклауга дип куйган комбайнның артында һаман метрлы кычытканнар, әрекмәннәр тырпаеп утыра, коймалар җимерелеп беткән икән, андый хуҗа белән без бер юлдан бармаячакбыз," - диде Наил Гобәйдуллин.

Агрохимикларның төп эшләре - җирләрне известьлау, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чараларын кайтаруда һәм аларны куллануда ярдәм итү... "Усалиагрохимсервис"ның амбарындагы ашлыкларын караганда, килгән кунакларның берсе "Россельхозцентр"ның районыбыз бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләховтан: "Күпьеллыклар булганда басуларны известьлау кирәк түгел, дигән сүзләр дә йөри. Сез моңа ничек карыйсыз?" - дип сорады. "Кирәк. Известь кертмичә булмый. Үзебезгә бит тәмле гуляш та, котлет та кирәк," - дип җавап бирде ул. Агрохимиклар хезмәтенә кизәнеп, игенчелек отмаячак. Туфракларыбыз болай да ачы туфраклы. Аны бары известь кертеп кенә нормага китереп була.

Усали агрохимикларының сатарга әзерләп куйган 420 тонна бодайлары һәм 440 тонна арпалары бар. 4-5 миллион сум акча, дигән сүз бу. Көзге бодайның дүрт төрле сортын үстергән булганнар. Күпьеллыклардан соң чәчелгән "Экадо 70" сортының җелемсә (клейковина) микъдары 23,3 процент тәшкил иткән. Димәк, ул өченче класс таләпләренә җавап бирә һәм аны икмәк-булка әйберләре пешергәндә кулланырга була. Ә кукуруздан соң чәчелгән "Тулайковская 10" сортының җелемсәсе 19,6 проценттан артмаган.

-Игенчелекнең һәм терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең төрле юлларын эзләнәбез, - ди "Усалиагрохимсервис" җәмгыяте директоры Рашат Фазылов. Быел судан үләненең корылыкка каршы торуга сәләтле сортын үстереп, аны өч тапкыр чабып алганнар. Һәр гектардан барысы 280 центнер яшел масса җыелган. 1нче сентябрьдә, уҗымнар белән бер рәттән рапс чәчкән булганнар. Октябрьдә аны урып ашатканнар. Гектарыннан 130ар центнер яшел масса биргән. Усали агрохимикларының югары уңыш алуларының сере нәрсәдә соң, дигән сорауга җавапны генераль директорлары Наил Гобәйдуллин үзе үк бирде. "Хөкүмәт биргән минераль ашламаларны гына кертсәләр дә, биологик ашламалар да, үсемлекләрне чүп үләннәрдән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау чараларын да киң кулландылар. Басулары чиста иде,"-диде ул.

Сыер абзарларын реконструкцияләү буенча республика программасына кереп бер корпусларын яңартулары терлекчелек үсешенә дә этәргеч бирәчәк. Аны реконструкңияләүгә 7 миллион 100 мең сум киткән. Программа буенча каралган 800 мең сумы килгән инде, тагын ике миллион сум көтәләр. Ә сыерлар абзары чыннан да бик яхшы килеп чыккан: пластик тәрәзәләр, вентиляция, энергия саклаучы лампочкалар, резина келәмнәр... Малларны асрау технологияләрен төгәл үтәп, ит һәм сөт җитештерүне тагын да арттыра барырга гына кирәк. Сыерлар белән бер рәттән абзарда буаз таналар да тоталар. Беренче яртыеллыкта егерме биш тана бозаулатканнар иде. Тагын каплатылган утыз таналары бар. Белгечләр: "Һәр елны төп көтүнең егерме биш проценты яңартылап барыларга тиеш," - диләр. Ә биредә 125 савым сыер. Димәк, быел бу күрсәткеч югарырак та булачак.

Әнә шулай, игенчелектә дә, терлекчелектә дә быел текә күтәрелеш кичерәләр Усали агрохимиклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X