Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Эстафета Уты бездә кунак булды

XXVII Бөтендөнья студентлары Уеннары Эстафетасы Уты Татарстан буенча хәрәкәтен дәвам итә. 26нчы июньдә аны кабул иткән шәһәрләр исемлегенә Мамадыш та өстәлде. Николай Михайлов 25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Ул Владивостоктан Кѳнбатышка таба күчә килеп, илебезнең иң зур 30 студентлык үзәге аша узып, Татарстан...

XXVII Бөтендөнья студентлары Уеннары Эстафетасы Уты Татарстан буенча хәрәкәтен дәвам итә. 26нчы июньдә аны кабул иткән шәһәрләр исемлегенә Мамадыш та өстәлде. Николай Михайлов 25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Ул Владивостоктан Кѳнбатышка таба күчә килеп, илебезнең иң зур 30 студентлык үзәге аша узып, Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Эстафета 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. Безгә килгәнче Бөтендөнья студентлары Уенары символы җөмһүриятебез территориясендә 2008 километр юл уза. Мамадыш - Универсиада Утын кабул иткән 22нче шәһәр булды. Ягъни Бөтендөнья студентлары уеннарының төп символы җөмһүриятебездәге 43 муницмпаль берәмлекләрнең яртысын, экваторын узып, безгә килеп җитте дигән сүз. Бу көнне һава торышы да бәйрәмне чак кына бозмыйча калды. Шәһәр урамнарындагы йөзләгән халыкның, Нократ яр буенда районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучыларның зур тантанага җыелуын күргәч, табигать тә мәрхәмәтлелек күрсәтте. Көнчыгыш ягын каплап алган кара болытлар "маршрут"ларын үзгәрттеләр. Универсиада Уты үз юлын башлаганчы парк янындагы сәхнәдә мәдәни чара үткәрелде. Җирле артистларыбызның чыгышлары, Ут эстафетасы әгъзасы Адель Улюковның конкурслары тантанага үзгә бер ямь өстәделәр. Менә Ут мәйданга керә. Аны саклаучылар Бөтендөнья Уеннары символына нәни балага караган кебек хөрмәт күрсәтәләр. Аны факелга элгәргәнче районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Универсиада Утының Мамадышка килүе тарихи вакыйга булуын ассызыклап үттеләр. - Универсиада Утын кабул итү безнең шәһәр өчен бик истәлекле, тарихи вакыйга. Уеннар башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Спортка гашыйк меңәрләгән кеше шушы вакыйганы көннән-көн якынайтып яши. Безнең шәһәр кешеләре дә Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын күрү, тотып карау бәхетенә иреште. Без Универсиадада төбәгебез данын яклаячак якташларыбыз Светлана Бабушкина белән Владислав Гудовский өчен җан атачакбыз, - дип билгеләп үтте Анатолий Иванов. - Республикабыз алдында бик җитди чараны үткәреп җибәрү максаты тора. Универсиада, чын мәгънәсендә, глобаль вакыйга, Аны үткәрү - ул спорт бәйрәме булу белән беррәттән зур җаваплылык та. Димәк, Республикабыз статусын, авторитетын, дөньякүләм таныйлар, - дип ассызыклап үтте Тәлгать Абдуллин. - Без Мамадыш җирлегендә Бөтендөнья Универсиадасы Утын каршы алдык. Эстафета Уты дип аталган бу уникаль проектта безнең шәһәрнең дә катнашуы безнең өчен зур бүләк, - дип билгеләп үтте Илнар Хафизов. - Универсиада Уты - студентларны, спортны, дөньяны берләштерүче символ. Әлеге символны шәһәребез аша үткәрергә мөмкинлек бирүләренә бик рәхмәтлебез! Маршрут шәһәрнең Ушма аръягындагы Җиңү паркыннан башланды. Горурланып һәм шатланып Универсиаданың төп символы белән Давыдов, Толстой, Ленин урамнары аша 30 кеше: шуларның 27се районыбыз, өчесе республика вәкилләре факел йөртүче үтте. Прометейлар арасында районыбыз җитәкчеләре, ветеран спортчылар, бүгенге көндә төбәгебез данын төрле бәйгеләрдә уңышлы яклаучылар бар иде. Беренче булып Утны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов күтәреп барды. Ул эстафетаны мөмкинлеге чикләнгән Айнур Мөхәммәтшинга тапшырды. Егетнең шатлыгы эченә сыймый. - Миңа шундый ышаныч күрсәткәннәре өчен район җитәкчеләренә чиксез рәхмәтле. Утны үз гомеремдә тагын күрергә язырмы юкмы, анысын әйтә алмыйм, әмма тагын бер тапкыр аны кайчан да булса кулга тотып карыйсы килә, - ди ул. Эстафета Уты дистанциясенең озынлыгы дүрт километрга сузылды. Аның шәһәрдәге соңгы тукталышы Нократ яр буе булды. Нәкъ менә шунда Универсиада Утының шәһәр касәсен элдереп җибәрделәр дә инде. Бу мәртәбәле эшкә эстафетаны беренче булып кабул итеп алган районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән соңгы булып кулына Факелны алган фигуралы шуу буенча балалар тренеры Снежана Власова лаек булдылар. Тантаналы тамашада Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин катнашып, район җитәкчелегенә сувенир рәвешендә эшләнгән факел бүләк итте. Эстафета Утына багышланган чараны чыгарылыш сыйныфлар өчен әзерләнгән тамаша алыштырды. Тарихи белешмә Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында элдерелә. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салына. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә Җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып кала. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырыла. Янып торган факел җилкәнле көймәдә 45 мең диңгез милен үтеп, бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр маршрутын кабатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев