Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Эшнең нәтиҗәсе – кешедә

"Парламентыбызга яшьләр кирәк," - ди Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова. Бердәмроссиялеләр, көз көне узачак республика Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка кандидатларны ачыклау өчен, партия эчендә алдан тавыш бирүне башлап җибәргәннәр иде. Татарстан берничә зонага бүленеп, җидесендә праймериз үткән дә инде. Мамадышта чираттагысы булды. Анда Алабуга, Саба һәм Мамадыш районнары...

"Парламентыбызга яшьләр кирәк," - ди Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Бердәмроссиялеләр, көз көне узачак республика Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка кандидатларны ачыклау өчен, партия эчендә алдан тавыш бирүне башлап җибәргәннәр иде. Татарстан берничә зонага бүленеп, җидесендә праймериз үткән дә инде. Мамадышта чираттагысы булды. Анда Алабуга, Саба һәм Мамадыш районнары сайлап алучылары катнашты. Партия алдан тавыш бирүгә чыгарган исемлеккә барысы 157 кандидат кергән. Араларында күренекле җитәкчеләр дә, республика Дәүләт Советы депутатлары да, иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителүчеләр дә, үз-үзләрен күрсәтүчеләр дә бар.

-Безнең бурыч - булачак депутатлыкка кандидатларыбызны ачыклау, яңа шәхесләрне ачу. Яшь буыныбыз үсеп килә. Аларның җиң сызганып эшкә керешергә әзер булулары сөендерә. Шикләнмичә, тәҗрибәле җитәкчеләр белән бер рәттән көрәшкә кушылдылар. Программалары кызыклы, - диде Римма Ратникова.

Очрашуда унбер кандидат үзләре белән таныштырдылар, программаларын тәкъдим иттеләр. Арада республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин белән партиягә теләктәшлек итү буенча төбәк иҗтимагый фонды президенты Геннадий Глушков кебек Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм Кукмара районы башлыгы Раил Рәхмәтуллин кебек күренекле җитәкчеләр белән рәттән яшьләр дә күп иде. Андрей Губанов, Лия Ильина, Тимур Камалетдинов, Алексей Пузырев - әле яшь булсалар да, инде дәрәҗәле вазыйфалар билиләр. Алар яшьләр үзләрен бизнеста, иҗтимагый тормышта күрсәтсеннәр, мөмкинлекләрен эшкә җиксеннәр өчен күбрәк шартлар тудырырга, патриотик тәрбияне көчәйтергә, тормышыбызны сыйфат ягыннан тагын да яхшыртырга кирәклеген ассызыкладылар.

-Бүгенге яшь буында яшьләрне авылга кайтару дигән сүзләр негатив тойгы уята. Алар чыннан да туган авылларына әйләнеп кайтсыннар дисәк, шәһәрдәгедәй шартлар гына тудырып калмаска, иҗади потенциалларын тулысынча ачарга ярдәм итәргә кирәк, - диде Арча районы "Укучылар сарае" директоры урынбасары Лия Ильина.

-Безгә сайлау алды компаниясендә башка кандидатлар белән дебатларда үзләренең өстенлекләрен күрсәтә, көрәшне уза ала торган кандидатлар, актив депутатлар, көчле парламент кирәк, - диде Римма Ратникова.

Кандидатлар чыгышларын партиянең төп лозунгына әйләнгән: "Эшнең нәтиҗәсе - кешедә!" "Без киләчәкне фаразламыйбыз, без аны төзибез!" - дигән сүзләр яктысында анализларга да тырышып карадым. Һәркайсының эшлекле тәкъдимнәре бар. Бөтенесе тормышыбызны сыйфат ягыннан яхшыртуга юнәлдерелгән.

-Күпьеллык математика укытучысы тәҗрибәмне кулланып, проблемаларның чишелешенең иң кыска юлларын тәкъдим итә алырмын, дип уйлыйм, - ди Казандагы 2нче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина. Казан Шәһәр Думасы депутаты икән ул.

-Программамның бер юнәлеше-урыннарда уңайлы тормыш шартлары булдыру. Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү проблемасын да республика масштабында күтәрергә кирәк. Бүген инде нефтьчеләрне әйлән-тирә мохитне пычратасыз, дип сүгә дөрес үк түгел. Хәзер алар экологиягә зур игътибар бирәләр. Без халыктан кергән эшлекле социаль проектларның һәркайсын финансларга әзер, - ди "РИТЭК" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов.

Ахырдан өч районның сайлап алучылары, яшерен тавыш бирү юлы белән, партиядән кандидатларны ачыклауда үз өлешләрен керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев