Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Эшлеклелеккә соклану

Ленинград өлкәсенең Гатчинский районы хакимияте башлыгы Елена Любушкина Мамадыш җирендәге үзенең чыгышын шушы эмоциясен белдерүдән башлады. Россиянең бу төбәге вәкилләре делегациясе ике көнлек эш визиты барышында Мамадышның тормышын бөтен яклап өйрәнде. Кунакларны төзекләндерүдән башлап идарә структурасына кадәр бөтенесе дә кызыксындыра иде. "Бәләкәч" мәктәпкәчә учреждениесендә, 2нче санлы лицейда, 3нче мәктәптә, "Мамадыш"...

Ленинград өлкәсенең Гатчинский районы хакимияте башлыгы Елена Любушкина Мамадыш җирендәге үзенең чыгышын шушы эмоциясен белдерүдән башлады. Россиянең бу төбәге вәкилләре делегациясе ике көнлек эш визиты барышында Мамадышның тормышын бөтен яклап өйрәнде. Кунакларны төзекләндерүдән башлап идарә структурасына кадәр бөтенесе дә кызыксындыра иде. "Бәләкәч" мәктәпкәчә учреждениесендә, 2нче санлы лицейда, 3нче мәктәптә, "Мамадыш" совхозы бистәсенә төзелүче йортта, Боз сараенда булганда да алар үзләренең соклануларын яшерә алмадылар. Елена Любушкина сүзләренә караганда, күргәннән һәм өйрәнгәннән соң делегациянең халык белән эшләүгә кагылышлы фикерләре дә тамырдан үзгәргән. Гатчинскийлылар бигрәк тә үзләрендә кайбер проблемалар булган мәгариф һәм төзелеш өлкәсенә аеруча игътибар биргәннәр. Тузган торактан күчерү, модульле ФАПлар төзү-бу проектлар кулланышка алынды. Гатчинский районы-Ленинград өлкәсендә иң олыларының берсе. Аның мәйданы-2,9 мең квадрат километр (чагыштыру өчен-Мамадыш районының мәйданы 2,6 мең квадрат километр). Аларда 235,7 мең кеше яши. Мең ярым кешелек татарлар диаспорасы да бар. Очрашу ике як өчен дә файдалы булды. Бер-беребездән өйрәнер әйберләр бик күп. "Гатчинский районының газлаштыру дәрәҗәсе, юлларның сыйфаты, тагын кайбер яклар сездәгедән сизелерлек начаррак,"-диде хакимият башлыгы. "Шул ук вакытта гатчинскийлыларның авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсендәге тәҗрибәсе мамадышлыларга үрнәк була алыр иде!"-дип тә өстәде. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов Гатчинага чакыруны шатланып кабул итте, 11нче сентябрь көнне муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бинасының конференцияләр залында Мамадыш һәм Гатчинский районнарының хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды. Ул үсеш өчен зур офыклар һәм перспективалар ача.

Светлана Ханова

Хезмәттәшлеккә кул куелды. Алексей Шишмагаев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев