Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Эше дә, ашы да булсын

Районыбызның мәшгульлек үзәге коллективы республикада иң яхшылар рәтендә. Бу хакта әлеге оешма җитәкчеләренең шәһәребездә узган киңәшмәсендә билгеле булды. Анда быелга йомгак ясап, алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Муниципалитет бинасының утырышлар залына җыелган кунаклар өчен иң элек Мамадыш районы мәшгульлек үзәге коллективына багышланган фильм тәкъдим иттеләр. Безнекеләрнең нинди шартларда эшләвен күпләр ак...

Районыбызның мәшгульлек үзәге коллективы республикада иң яхшылар рәтендә. Бу хакта әлеге оешма җитәкчеләренең шәһәребездә узган киңәшмәсендә билгеле булды. Анда быелга йомгак ясап, алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Муниципалитет бинасының утырышлар залына җыелган кунаклар өчен иң элек Мамадыш районы мәшгульлек үзәге коллективына багышланган фильм тәкъдим иттеләр. Безнекеләрнең нинди шартларда эшләвен күпләр ак көнләшү белән карап утырды. Яңа бинаның тагын берсе быел республиканың Биектау районында да ачылган икән. "Мәшгульлек үзәкләре-иң кирәкле хезмәтләрнең берсе. Бирегә кешеләр үзләренең проблемаларын чишәргә дип килә",- диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, кунакларны сәламләү чыгышында. Аның ассызыклавынча, бу тармак белгечләре кешеләргә хезмәт урыннары тәкъдим итәргә генә түгел, ә яңа ваканцияләр булдыруга да өлешләрен кертергә тиешләр. "Бүгенге көндә авылларыбызда эшсезләр санын киметү зарур. Теләгән кешегә барлык шартлар да бар. Техникалар алар өчен эшли. Терлек азыгы кайтару белән дә проблемалар юк. Шәһәрдә дә хезмәт урыннары булдыру буенча максатчан эш алып барырга кирәк",- дип искәртте Анатолий Иванов. Хәзерге вакытта районда теркәлгән эшсезләр саны 300 дән артып китә. Бу икътисади актив халыкның 1,5 проценты дигән сүз. Киңәшмәдә катнашкан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итүенчә, әлеге сан республика буенча 3,8 процентны, ә ил күләмендә 5,2 процентны тәшкил итә. Елның шушы чорына республикада 33 меңнән артык вакансия бар. Бу бер урынга 0,7 кеше дигән сүз. Киңәшмәдә эш урыннары бирүчеләрнең хезмәткәрләренә булган бурычлары хакында да сөйләштеләр. Аның күләме 63 млн. сумнан артып киткән. Клара Таҗетдинова ассызыклавынча, хәзерге вакытта беренче урынга кадрлар кытлыгы проблемасы килеп баса. Бу юнәлештә мәшгульлек үзәкләре мәгариф оешмалары белән бер булып эшләргә тиеш. "Укучылар өчен махсус урта, югары уку йортлары, төрле оешма вәкилләре белән очрашулар үткәрегез. Аның әһәмияте зур булачак!"- диде министр урынбасары. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова төбәгебездә тормышка ашырылучы "Тормыш дәресләре" программасын киңәшмәдә катнашучыларга үрнәк итеп китерде. Әлеге чара барышында Әлмәт һәм Чистай районнарының мәшгульлек үзәкләре директорлары эш тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Соңыннан республиканың иң яхшы 12 мәшгульлек үзәген игълан иттеләр. Исемлектә Мамадыш та бар иде. Безнекеләр авыл районнары арасында 1нче урынны яулаган. Коллектив җитәкчесе Сергей Плакатновка бүләкләр белән беррәттән күчмә кубок та тапшырдылар. Тантананы истәлеккә фотога төшү һәм шәһәр буенча экскурсия дәвам итте. Директорлар өчен 87нче санлы һөнәри көллият базасында укулар узды.

ИЛНУР ЮНЫСОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев