Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Эш остадан курка

Түбән Шүләңгер авылы янәшәсендә ярты гектарлык теплица "үсеп чыкты". Аның хуҗасы Борис Фролов быел ук мамадышлыларны яшелчәләрдән авыз иттерәчәгенә ышана. Елның теләсә кайсы вакытында керсәң дә, базардан, кибетләрдән яңа өлгергән яшелчәләр алып була хәзер. Эшмәкәрләребез сатарга өйрәнеп беттеләр, бүген инде үзләре җитештерү белән шөгыльләнү серләрен үзләштереп киләләр. Борис Фролов та...

Түбән Шүләңгер авылы янәшәсендә ярты гектарлык теплица "үсеп чыкты". Аның хуҗасы Борис Фролов быел ук мамадышлыларны яшелчәләрдән авыз иттерәчәгенә ышана.

Елның теләсә кайсы вакытында керсәң дә, базардан, кибетләрдән яңа өлгергән яшелчәләр алып була хәзер. Эшмәкәрләребез сатарга өйрәнеп беттеләр, бүген инде үзләре җитештерү белән шөгыльләнү серләрен үзләштереп киләләр. Борис Фролов та моңарчы товарларын читтән ташый иде. Алабуга, Чаллы якларына кыяр-помидорларга барганда, аларның кышкы айларда да уңыш бирүче теплицаларын күреп җаны әрнеде аның. Боларны бит ул да ясап куя ала, югыйсә. Бер Алабугада гына да кыяр үстерү белән дүрт эшмәкәр шөгыльләнә. Табыш китермәсә, күптән ташлаган булырлар иде инде. Озаклап уйлап тормады, киңәш-табыш итте дә, "Фролов" крестьян-фермер хуҗалыгын теркәде, тугыз гектар чамасы җир рәсмиләштерде, теплица урынына тәгаенләгән участокка газ линиясе сузу артыннан йөри башлады. Барысына да зур акчалар кирәк булып чыкты. Илле сотый җирне җылыту өчен биш мич куясы икән. Аларның һәркайсы җитмеш бишәр мең сум тора. Теплицаны газлаштыру чыгымнары гына да ярты миллион сумнан артып китәчәген хисаплап чыгарса да, күңелен төшермәде. "Алдан уйламыйча алынма, алындыңмы-абынма,"-ди торганнар иде алар нәселендә өлкәннәр. Түбән Шүләңгер авылы янәшәсендә, Лыя суы буенда узган ел теплицаның каркасын кора башлады. Нарат агачының җиргә казып утыртылган өлеше тиз чермәсен өчен, бераз күмерләндереп чыктылар. Быел апрель урталарында Чаллыдан унике мең төп помидор кәлшәсе алып кайттылар. Алар башта Мамадыштагы өйләрендә торган иде. Май аенда, көннәр җылыткач, бакчага чыгардылар. Теплицаны яннарыннан һәм өстеннән төрергә илле биш рулон полиэтилен сатып алырга туры килде. Помидорларга су сиптерү өчен Лыя елгасына буа да ясамыйча булмаячак әле. Теплица, яшелчәчелек белән шөгыльләнү мәшәкатьле эш. Әмма быел барыбер теплицасыннан уңыш җыя башлаячак ул. Хәзергә анда үзләре генә эшли. Киләчәктә, бәлки, өстәмә эшчеләр дә алырлар.

Минневәрис Мингалиев

Борис Фролов теплицасы төзелешендә. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев