Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Электрон эшчәнлек киңәя

Республикада халыкның үзен борчыган мәсьәләләрне җитәкчелеккә турыдан-туры җиткерергә юл ачылды. Районыбызда ул алданрак башланган иде. Татарстанда капиталь төзекләндерү эше 215 йортта тәмамланган. Шул ук вакытта торак инспекциясе тарафыннан аларның 28 генә кабул ителгән. Районыбызда быел алты күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясала, аларның икесендә эшләр төгәлләнгән. Хәзергә дәүләт торак инспекциясе кабул...

Республикада халыкның үзен борчыган мәсьәләләрне җитәкчелеккә турыдан-туры җиткерергә юл ачылды. Районыбызда ул алданрак башланган иде.

Татарстанда капиталь төзекләндерү эше 215 йортта тәмамланган. Шул ук вакытта торак инспекциясе тарафыннан аларның 28 генә кабул ителгән. Районыбызда быел алты күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясала, аларның икесендә эшләр төгәлләнгән. Хәзергә дәүләт торак инспекциясе кабул итеп алганнары юк әле. Бу хакта якшәмбе көнне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән киңәшмәдә хәбәр итте. Анда программаны җирле бюджедтан финанслау мәсьәләсе дә күтәрелгән иде. Бу яктан Мамадыш муниципаль районы уңай яктан телгә алынды. Киңәшмәдә шулай ук "Чиста су" программасының тормышка ашырылышы да яктыртылды. Бу юнәлештәге эшләрне сентябрь аена тулысынча төгәлләргә кушылды. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә килгәндә, Ирек Фәйзуллин барлык 163 объектта эш баруын хәбәр итте. Эшләрне тәмамлау вакыты - 15 август, дип билгеләнде. Районыбызда укытучыларның республика август киңәшмәсе үткәрелгәнлектән, мәктәпләребездә бара торган яңарту эшләре аерым контрольдә. Видеоконференциядән соң муниңипаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов үткәргән киңәшмәгә Красная Горка, Омар һәм башка белем учреждениеләре җитәкчеләре дә чакырылган иде. Красная Горкада ремонт график буенча нормаль бара, территориягә брусчатка җәяргә бригада кирәк булачак. Омарда өченче катны сүтеп алганнар һәм түбәне ябып бетереп киләләр. Җылылык системасын яңартуны 15нче июльгә кадәр башларга кушты районыбыз җитәкчесе. Шәһәребез һәм идарәче компания җитәкчелеген шәхси йортлар янының төзеклегенә, аларның капкаларын, коймаларын буяп торуларына да игътибарларын юнәлтергә чакырды. Яңа ФАПлар салу, булганнарын төзекләндерү программасы әлегә йомшак оештырылган, диелде киңәшмәдә. Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка ФАПлар төзүне үз контроленә алырга кушты. Усали һәм Тәкәнеш участок табиблык амбулаторияләренә дә быел ремонтлар үткәрелергә тиеш. "Август конференциясенә әзерлек төгәлләнүгә, аларда эшләгән бригадаларны шушы ике участокка күчерәбез,"-диде районыбыз җитәкчесе. Аңарчы башкарачак бөтен эшләрне ачыклап, планлаштырып куярга кушты ул. Видеоконференциядә базарлар турындагы законны тормышка ашыру, "Халык контроле"нә кергән мөрәҗәгатьләрне тикшерү, бердәм хисап үзәкләре булдыру, шәһәрләрне элемтә линияләре пәрәвезләреннән азат итү, ведомствоара электрон хезмәттәшлекне җайга салу мәсьәләләре дә күтәрелде. "Без "Халык контроле" ярдәмендә "тар" урыннарны яхшырак беләчәкбез,"-диде Рөстәм Миңнеханов. Ул электрон сайтка килгән хатларның проблемаларны хәл итәргә этәргеч бирүләрен дә билгеләп үтте. Республика күләмендәге халык почтасы апрель уртасыннан гына эшли башласа, районыбызда ул ике ел элек үк оештырылган иде инде. Шәһәребездәге халык күп йөри торган урыннарга почта тартмалары урнаштырылды һәм аларга салынган хатлар белән районыбыз җитәкчесе шәхси таныштырып барылды, аларның үтәлеше аерым контрольгә алынды. Ахырдан районыбыз башлыгы төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә яңа тарифлар мәсьәләсе дә күтәрелде. Алар буенча халык арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә кушылды.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X