Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

ДҮСМӘТЛЕЛӘР ТЫРЫШ ХАЛЫК

Дүсмәт авыл җирлеге эшчәнлеге белән танышу биологик калдыклар өчен төзелгән объектны караудан башланды. Аны узган елның ноябрендә сафка бастырганнар. Алга таба район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия "Нократ" агрофирмасы "Таң" бүлекчәсенең Иске Комазан фермасында булды. Биредә 178 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Алардан уртача тәүлеклек артым күрсәткече нибары 400 грамм...

Дүсмәт авыл җирлеге эшчәнлеге белән танышу биологик калдыклар өчен төзелгән объектны караудан башланды. Аны узган елның ноябрендә сафка бастырганнар. Алга таба район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия "Нократ" агрофирмасы "Таң" бүлекчәсенең Иске Комазан фермасында булды. Биредә 178 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Алардан уртача тәүлеклек артым күрсәткече нибары 400 грамм тирәсе генә. Ә район буенча әлеге сан 700 граммнан артыкны тәшкил итә. "Нократ" агрофирмасының барлык бүлекчәләрендә дә шартлар бер үк, югыйсә. Терлек азыгы бар. Димәк, монда тәрбияләү җитми",- дип ассызыклады Анатолий Иванов. Хезмәткәрләрне эшләренә җаваплырак карарга чакырды район җитәкчесе.

РӨСТӘМ ҺАДИУЛЛИН, фермер:

- Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасында катнашып, гаилә фермалары төзү өчен субсидия алу бәхетенә ирештем. 500 мең сумның бер өлешен алып, узган ел утызга- ун метр зурлыгындагы терлекләр йорты төзеп куйдык. Биредә якынча утыз баш мөгезле эре терлек асрарга исәплибез. Шуның унысы савым сыерлар булачак. Акчаның калган өлеше күчкәч, маллар кайтара башлыйбыз,-ди фермер.

Рөстәм Һадиуллин фермерлык юнәлешенә яңа гына кереп китсә, Дүсмәттән Николай Павловны бу тармакта профессионал дияргә мөмкин.

НИКОЛАЙ ПАВЛОВ, фермер:

- Бүгенге көндә хуҗалыгымда 25 баш савым сыер, 200 баш дуңгыз тәрбиялибез. Киләчәккә аларны 50 һәм 250 башка кадәр җиткерергә планлаштырам. Узган ел ике миллион сумнан артык күләмдә продукция җитештереп сата алдык. Чиста керем 600 мең сумга якын булды. Тулы комплект техникам бар. Хезмәткәрләргә кытлык кичермибез, барысы да үз эшләрен белеп башкаралар,-ди ул.

Николай Павлов әлеге өлкәдә 2005 нче елдан. Ташландык бинаны төзекләндереп, анда терлекләр асрый. 170 гектар җирдә ашлык, печән үстереп тирә-як авылларны да тәэмин итә. Тагын бер планы- шәһәребездә ит һәм сөт сату ноктасы ачу. Аның авылдашлары Айдар һәм Александра Миңнехановлар да зур планнар белән яши. Сигезгә- ун метр зурлыгында булачак терлекләр йортына нигез салып куйганнар. Биредә үгезләр үрчетергә һәм сөтчелек белән шөгыльләнергә ниятлиләр. Әлегә сарайларында өч сыер, ике үгез исәпләнә. Моннан тыш, Миңнехановлар 12 авылдан сөт җыю белән дә мәшгуль.

Төбәктә үз эше белән көн күрүчеләрнең тагын берсе-Рәис Нафыйков. Ул яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

РӘИС НАФЫЙКОВ:

- Биш сутый мәйданны биләүче теплицам бар. Биредә ел саен кыярлар үстереп, аларны райондагы сәүдә нокталарына чыгарам. Сезонга уртача 5-6 тонна уңыш алабыз. Бер сутыйдан кергән табыш 100 мең сум тирәсе. Продукцияне сату белән проблема юк. Узган ел беренче уңыштан дүртенче апрель көнне авыз иткән идек,-ди Рәис.

Дүсмәтнең тагын бер эшмәкәре Архипов Николай абый. Узган ел пилорама сатып алып, агач яру белән шөгыльләнә башлаганнар. Киләчәктә, бу төр бизнесны җәелдерергә ниятли. Авыл җирлегенең балаларга белем һәм тәрбия бирү учрежденияләрендә үткән очрашуларда район башлыгы яшь буынга уңышлы эшләп килүче якташларын үрнәк итеп китерде. "Күргәнегезчә, авылда да матур итеп яшәргә мөмкин",- диде Анатолий Иванов. Мәктәпләрдә шулай ук "Олимпиада-100" программасы, "Тормыш дәресләре", укучылар сайлаячак һөнәрләр, бизнес-план хакында сөйләштеләр. Ә Иске Комазан мәчетендә яшь буынга дини тәрбия бирү темасы күтәрелде.

- Районыбыз мәктәпләрендә укучыларны гыйбадәтханәләргә йөртү өчен Бердәм көн кертергә кирәк. Айга бер тапкыр Ислам динендәге балалар мәчетләргә, православие динен тотучы укучылар чиркәүләргә барып, дини дәресләр алса, зыянга булмаячак. Укуларны эчтәлекле вәгазьләр сөйләп, видео һәм аудио материаллар кулланып оештырырга кирәк, дип саныйм. Кеше кечкенәдән үк дөрес юлда булырга тиеш,-ди районыбыз җитәкчесе.

Бу тәкъдимне мәчет картлары да хуплап каршы алды. Әлеге эшне оештыру өчен дин әһелләре, җирлек башлыклары һәм мәктәп директорлары җаваплы булачак. Сәфәре кысаларында Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия җирлектә эшләүче мәдәният учакларында, китапханәләр һәм ФАПларда да булды. Быел Иске Комазан, Комазан башы авылларындагы медицина ярдәме күрсәтү биналарын төзекләндерү көтелә. Дүсмәттәгесе 2014нче ел планына кертелгән. Ә менә акманлыларны авылларында ФАПның бөтенләй булмавы борчый. Дүсмәт җирлеге башлыгы Васыйл Вәгыйзов әйтүенчә, бүгенге көндә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен төрле вариантлар карала. Төрле өлкәгә каручы оешмаларның эшчәнлеге белән танышу Комазан башы авылында төгәлләнде. Соңыннан, Дүсмәт мәдәният йортында җирлекнең киңәйтелгән утырышы узды. "Гомумән алганда, бу якта мактап әйтерлек эшләр бик күп. Тырыш кешеләр яши. Ә кагыйдә буларак, эшләгән кеше матур нәтиҗәләргә ирешә ала. Монда да күркәм уңышлар бар. Ул халыкның көнкүрешендә дә чагылыш таба",- ди район башлыгы Анатолий Иванов.

- Бүгенге көндә авылыбызда 70 хуҗалык исәпләнә, 208 кеше яши. Күбебез өлкән яшьтә. Еш кына сәламәтлек белән бәйле проблемалар килеп чыга, ә мөрәҗәгать итәргә ФАП юк. Дүсмәткә менеп йөрү, без пенсионерлар өчен, кыенга туры килә. Үзебездә һичьюгы өч кенә көн эшләсә дә, канәгать булыр идек,- ди авыл халкы.

Язманы ИЛНУР ЮНЫСОВ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев