Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Дәрес бетте. Нишләргә?

Әнә шул сорауга нигезле җавап табу иң мөһиме булды чәршәмбе көнне шәһәребездә узган республика педагогларының август киңәшмәсендә.. Николай Михайлов Аны үткәрү өчен районыбыз җитәкчелеге тарафыннан зур оештыру эшләре башкарылды. Мәктәпләр, бюджет учреждениеләре, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр тырышлыгы белән танымас булып үзгәргән Мамадышыбызны күргәннән соң тел шартлатучылар да шактый булгандыр. Шәһәребез белән...

Әнә шул сорауга нигезле җавап табу иң мөһиме булды чәршәмбе көнне шәһәребездә узган республика педагогларының август киңәшмәсендә.. Николай Михайлов Аны үткәрү өчен районыбыз җитәкчелеге тарафыннан зур оештыру эшләре башкарылды. Мәктәпләр, бюджет учреждениеләре, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр тырышлыгы белән танымас булып үзгәргән Мамадышыбызны күргәннән соң тел шартлатучылар да шактый булгандыр. Шәһәребез белән танышу "Бәләкәч" балалар бакчасыннан башланды. Совет урамы күргәзмәләр мәйданчыгына әверелгән иде. 2нче санлы лицейда югары технологияләргә багышланганы да кунакларны үзенә магниттай тартты. Бураново әбиләренең чыгышларын да тамаша кылдылар алар. Сүз Мамадыш Балалар һәм яшүсмерләр йорты каршында эшләп килүче Лего-робот берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар ясаган әби-роботлар турында бара. Региональ сервис үзәгендә компютерларны яхшы белүче укучылар, махсус курсларда белем алганнан соң, заманча техникаларны ремонтлау белән шөгыльләнәчәкләр. Барлыгы унбиш укучы җәлеп ителәчәк. Аларның бишесе курслар узганнар инде. Зур спорт мәйданчыгына әверелгән Нократ яр буенда яшь спортчыларның күрсәтмә чыгышлары, гомумән, яр буе үзе киңәшмә кунакларының күңелләренә хуш килгәндер. Өйрәнү-тәҗрибә участогында оештырылган күргәзмәгә дистәдән артык район үзләренең авыл хуҗалыгы продуктларын тәкъдим иттеләр. Кемгә ничектер, әмма шәһәребез һәм Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәпләренең тәҗрибә участогы кунакларда зур кызыксыну уятты. Биредә алар балаларның дару үләннәреннән ясалган композицияләренә соклануларын яшермәделәр. Участокларда үстерелгән яшелчәләрдән ниләр генә ясамаганнар алар. Районыбызда сарыкчылык һәм куян үстерү, умартачылык инде күптәннән киң колач белән алып барыла. Балалар кунакларга мәктәп яны тәҗрибә участокларында ни дә булса үстерүне фәнни нигездә алып барулары турында да сөйләделәр. Күргәзмәләрдән күренгәнчә, боларның барысы да - балаларның мәктәптән соң вакытларындагы тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Киңәшмәнең темасы да юкка гына "Мәктәп дәрестән соң" дип аталмагандыр. Моңа багышланган зур һәм җитди сөйләшү лицейның актлар залында дәвам итте. Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов кунакларны төбәгебездә балалар белем алсыннар, төрле түгәрәкләргә йөрсеннәр өчен тудырылган шартлар белән таныштырды. Аның, Мамадышта теге яки бу түгәрәктә шөгыльләнүче балалар транспортта бушлай йөриләр, дигән сүзләре актлар залында утыручылар арасында гаҗәпләнү тудырды. Төбәкнең тарихын, шәхесләрен, гореф-гадәт, йолаларны һәм башкаларны өйрәнүгә багышлап мәктәпләргә "Тормыш дәресләре"н кертү буенча да без республикада башкаларга үрнәк. "Бүгенге югары технологияләр, мәгариф системасын модернизацияләү чорында баладан уңышлы шәхес әзерләү аеруча зур җаваплылык сорала, - диде Татарстан Республикасы Мәгмриф Һәм Фән министры Альберт Гыйльметдинов, киңәшмәне ачканда. - Технологияләрне дәресләрдә генә түгел, ә алардан соң махсус түгәрәкләрдә, секцияләрдә куллану максатка яраклы булыр иде. Мәктәпләрне мәгълүматый-коммуникацион технологияләр белән тәэмин итү максатында республикабызда 1 миллиард сум акча тотылды. Бу - Идел буе федераль округында иң зур күрсәткеч" Сөйләшүдә рухи һәм физик тәрбия бирү, ике телдә укыту, шул ук түгәрәкләр эшчәнлегенә кагылышлы, БДИ, яшь белгечләргә кытлык кичерелү, балаларның сәламәтлеге һәм башка бик күп проблемалар, киләсе елда башкалабызда узачак Универсиадага әзерлек турында сүз алып барылды. Соңыннан бер төркем педагогларның хезмәтләре билгеләп үтелде. Алар арасында шәһәребезнең 2нче санлы лицеенда балаларга биология фәнен укытучы Роза Хәнәфиева да бар. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X