Нократ
  • Рус Тат
  • Документның теше юк, субсидияләр өчен кәгазь җыюдан курыкмагыз, диделәр фермерларга

    Документның теше юк, субсидияләр өчен кәгазь җыюдан курыкмагыз, диделәр фермерларга Алар хәзер үзләренең проблемалары белән ялгызлары калмаячак. Төрле даирәләрдә мәнфәгатен кайгыртачак җитәкчеләрен дә сайлап куйдылар. Фермер диюгә бай катлам вәкиле күз алдына килә: текә машинага гына утырып йөри, кыйммәтле костюм-чалбардан, муенында галстук, эшләренә берничә кешене яллаган... Әмма бездәгеләре - көн...

    Документның теше юк, субсидияләр өчен кәгазь җыюдан курыкмагыз, диделәр фермерларга
    Алар хәзер үзләренең проблемалары белән ялгызлары калмаячак. Төрле даирәләрдә мәнфәгатен кайгыртачак җитәкчеләрен дә сайлап куйдылар.
    Фермер диюгә бай катлам вәкиле күз алдына килә: текә машинага гына утырып йөри, кыйммәтле костюм-чалбардан, муенында галстук, эшләренә берничә кешене яллаган... Әмма бездәгеләре - көн саен җиде кат тирләре чыкканчы эшләп, үз көннәрен үзләре күрүчеләр, эшләгәннәре яшәрләренә җитеп барганга сөенүчеләр. Хөкүмәт ярдәм итмәсә, грантлар, субсидияләр биреп бармаса, бик авыр хәлдә булырлар иде. Аларның саны да нәкъ менә хөкүмәт күрсәткән ярдәмнәргә бәйле рәвештә артып яки кимеп тора. Узган гасырның туксанынчы еллар башыннан ук үз эшләрен оештырырга алынганнардан бүген Хаҗип Ибәтуллин, Әһлиевлар, тагын ике-өч кеше генә калды бугай. Соңгы елларда ярдәмнәр күләме артты һәм... крестьян-фермер хуҗалыкларыбыз да йөздән артып китте. Бүген алар карамагында 6200 гектар-сөрү җирләребезнең җиде проценты, былтыр 33 миллион сумлык игенчелек продукциясе җитештергәннәр. Игенчелек белән шөгыльләнгән өчен аларга Россия һәм республика бюджетларыннан дүрт миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Лизинг-грант программасы буенча берничә ел рәттән инде районга уннан артык трактор кайтты. Ә терлекчелек белән дә шөгыльләнүчеләргә абзарлар җиткерү, реконструкцияләү, фермер хуҗалыгын башлау һәм үстерү өчен өч елда 33 миллион сум акча килгән. Югары сыйфатлы һәм беренче сортлы сөт сатканга өстәмә түләү фермерларга да бирелә. Тик былтыр дүрт кеше генә документлар әзерләп тапшырганнар. Быел тагын икесе әзерләгән.
    -Документлар җыярга курыкмагыз. Бөтен кеше сезгә ярдәм генә итәчәк,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов фермерлар белән үткәрелгән җыелышта. Ә бит крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары тарафыннан узган ел унбер мең центнер сөт сатылган.
    Умартачылык, сарыкчылык, дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Наил Галәүов мөгезле эре терлекләрен 90, Рәшит Мөхәммәтҗанов сарыкларын 400, Анжелла Нарыжная-380, Николай Павлов дуңгызларын 370, корт гаиләләрен Илдус Кәшәфиев-150, Рәкыйп Гатин-120 башка җиткергәннәр.
    -2004нче елда районда крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциасиясе оштырганда 28 фермер хуҗалыгы бар иде. Соңгы өч елда алар кисәк артып китте. Хәзер 200-300 гектар җирләре, дистәләгән маллары булган фермерлар бик күп. Җир алу да җиңелрәк,-ди Мәсгуть Әһлиев.
    Ассоциасиянең яңа җитәкчесе итеп хуҗалык җитәкчесе дә булган, төрле җаваплы урыннарда эшләгән Равил Зарипов сайланды. Ассоциянең советы да оештырылды. Аңа Николай Павлов, Рәкыйп Гатин, Баймөхәммәт Бинков, Рафис Петров, Фирназ Хисмәтов, Илдус Кәшәфиев, Наил Галәүов кебек эштә үзләрен күрсәтеп өлгергән фермерлар кертелде. Көн үзәгендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен, квартал саен район җитәкчелеге катнашында киңәшмә үткәрергә килештеләр. Иң мөһиме: аларга мәгълүмат кирәк. Ассоциасиянең яңа җитәкчесе үзе белән даими элемтәдә торырга чакырды.
    Саннар һәм фактлар
    Райондагы 49 КФХ терлекчелек белән шөгыльләнә, 32 гаилә фермасы бар. Аларның 27се савым сыерлар, 2се-дуңгызлар, 11е-сарыклар, 7се-атлар, 1се-кошлар асрый, 12се-умарталар тота.
    Наил Галәүов былтыр 2 миллион 915 мең сумлык сөт һәм ит, Марс Юнысов-2 милллион 40 мең сумлык ит саттылар. Наил Әгъләмов 1,6, Әлфия Әкъбәрова-1,5 миллион сум акча керткәннәр.
    Тәкъдимнәр
    Хәлим Сәләхов, "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе:
    -Алыштырып тормасаң, орлыклар картаялар. Югары репродукцияле орлыклар үрчетү белән үзебезне Гыйззәтуллин һәм Әһлиев фермер хуҗалыклары да шөгыльләнә.
    Наил Низамов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты:
    -Җиргә агрохимик анализ ясалган булырга тиеш. Казанга барганда килешүләр төзеп кайтыгыз. Бер гектарга 50 сум гына түлисе.
    Марс Юнысов, фермер:
    -Үзебезнең шартларда үскән нәселле таналар кайтаруда да ярдәм күрсәтелсә, җиңелрәк булыр иде.

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: