Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Чыршыдагы җем-җем утлар... янып китмәсен

Яңа ел бәйрәмнәре-янгыннар буенча аеруча саклык сораучы куркыныч чор санала. АЛЕКСАНДР КЛИНОВ, район буенча күзәтчелек инспекторы ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министрлыкны иң борчыган мәсьәлә: ел саен декабрь һәм гыйнвар айларында янгыннар һәм анда кешеләр үлеме саны арта. 2011нче елның 1нче декабреннән 2012нче елның 31нче гыйнварына...

Яңа ел бәйрәмнәре-янгыннар буенча аеруча саклык сораучы куркыныч чор санала.

АЛЕКСАНДР КЛИНОВ,

район буенча күзәтчелек инспекторы

ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министрлыкны иң борчыган мәсьәлә: ел саен декабрь һәм гыйнвар айларында янгыннар һәм анда кешеләр үлеме саны арта. 2011нче елның 1нче декабреннән 2012нче елның 31нче гыйнварына кадәр вакытта республикада 637 янгын теркәлгән, анда 63 кеше үлгән.

Агымдагы елның декабрь аенда да янгыннар саны артты. 12нче декабрьдә Полевая урамында янгын чыгуы турында хәбәр алынды. Кизү торучы каравыл йорт эчендә 1937нче елгы ир-ат мәетен таба. Янгын сәбәбе-төзек булмаган мич. 17нче декабрьдә алар Яңа Комазан авылының Тукай урамында чыккан янгынны сүндергәндә 1929нчы елгы хуҗабикәнең мәетенә юлыга. Янгын сәбәбе-төзек булмаган җылыту җиһазы.

Мондый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен янгын куркынычсызлыгының иң элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү шарт: мичләр төзек булсын, төтен юлларын ике ай саен чистартып тору таләп ителә. Ярыклары булган мичләрне якмагыз, аның янында тиз янып китүчән әйберләрне, ягулыкларны сакламагыз, яккан мичләрне караучысыз калдырмагыз, бу эшне кече яшьтәге балаларга тапшырмагыз. Электр белән эш иткәндә изоляциясе бозылган шнурлар, үзегез ясаган җиһазлар, саклагычлар (эләктерүче чыбыклар, кадаклар, һәм башкалар) кулланмагыз; зур егәрлекле электр җиһазларын бер вакытта челтәргә күпләп тоташтырмагыз...

Алда-яңа ел бәйрәмнәре. Соңгы елларда бәйрәмнәр күпләгән пиротехника кулланып үткәрелә. Халык пиротехниканы, гирляндаларны, уенчыкларны, ясалма чыршыларны кибетләрдән, базарлардан һәм башка сәүдә нокталарыннан күпләп сатып ала. Сертификацияләнмәгән продукция еш очрый. Димәк бу сыйфатсыз, стандартларга җавап бирмәүче товар. Ул кешеләр, балалар сәламәтлеге өчен зыянлы дип уйламыйсызмы? Пиротехник эшләнмәләрне бүлмәләрдә куллану да куркыныч тудыра. Салютлар, фейерверклар, ракетницалар тиешле югарылыкка күтәрелә алмый, янучан маддәләре автомобильләргә, кешеләргә, предметларга кабарга мөмкин. Шушыларның барысын да искә алып, бәйрәмнәр чорын куркынычсызландыру максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 8нче декабрендә кабул иткән 2197нче санлы карары нигезендә, 2012нче елның 15нче декабреннән 2013нче елның 10нчы гыйнварына чаклы республика территориясендә үзенчәлекле янгын куркынычсызлыгы режимы кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев