Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Чылбырның буыннары нык

Барлык һөнәр ияләре арасында да үз лидерлары табыла. Аларның эшләре хезмәт хаклары белән генә бәяләнми, җәмәгатьчелек өчен хезмәткәр ирешә торган нәтиҗә мөһим. Безнең редакция коллективы өчен, мәсьәлән, почта тармагы вәкилләре хезмәтенең сыйфаты мөһим. Газета-почта- укучы ныклы чылбыры бик күптәннән формалашкан һәм аның буыннарының нык булып калулары, үзләренең башлангыч, ахыргы функцияләрен...

Барлык һөнәр ияләре арасында да үз лидерлары табыла. Аларның эшләре хезмәт хаклары белән генә бәяләнми, җәмәгатьчелек өчен хезмәткәр ирешә торган нәтиҗә мөһим.
Безнең редакция коллективы өчен, мәсьәлән, почта тармагы вәкилләре хезмәтенең сыйфаты мөһим. Газета-почта- укучы ныклы чылбыры бик күптәннән формалашкан һәм аның буыннарының нык булып калулары, үзләренең башлангыч, ахыргы функцияләрен үтәүләре әһәмиятле. Менә шуңа күрә без район газетабыз җанатарларын да, хөрмәтле хат ташучыларыбызны да якын итәбез. Почта элемтәсе бүлекчәләре мөдирләре белән чираттагы очрашуымда мин үзебезнең басмабызга язылу бәясенең соңгы күтәрелүе укучы өчен ни дәрәҗәдә басым ясавын ачыкларга тырыштым. Дөрестән дә, бар. Язылу бәясенең 300дән 468 сумга менүе халыкны бераз куркытты. Нәкъ менә хат ташучылар, үзләренә беркетелгән участокларда һәр кешегә шәхси якын килә белүләре нәтиҗәсендә, тиражны элекке дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирде. Усали элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Рамилә Имаметдинова күрсәткечләре шатлыклы гаҗәпләндерде. Ул хезмәт күрсәтә торган 151 хуҗалыкның 131ендә район газетабызга язылганнар. Минем карашка, ис китәрлек күрсәткеч. Аңа һәм шәһәр хат ташучылары лидеры Ләйлә Вәлиуллинага "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалының акчалата бүләкләре тапшырылды. Бераз кимрәк күрсәткечләргә ирешкән тугры ярдәмчеләребез кыйммәтле бүләкләр ияләре булдылар. Төрле пиар-акцияләрдә ярдәм итеп, матбугатка язылу компаниясе вакытында редакция белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә вакыт табучы матбугатка язылу бүлеге начальнигы Мөсфирә Мөбарәкшинага ихлас рәхмәтемне белдерергә телим. Сүз дә юк, почта хезмәткәрләре өчен җиңел булмаган вакытта оста җитәкчелектән башка көйле эш мөмкин түгел, Мамадыш почтамты начальнигы Фаяз Габдрахманов үз тармагында күрсәткечләрне яхшырту өчен мөмкин булганның бөтенесен эшли. "ТАТМЕДИА" ААҖ 2015нче елның 1нче яртыеллыгына матбугатка яздыру йомгаклары буенча тармакның иң яхшы вәкилләренә 30дан 50 мең сумга кадәр премияләр вәгъдә итә. Шуңа күрә, үз тарафыбыздан, конкурста катнашкан һәр хат ташучыга булышлыгыбызны күрсәтәчәкбез, иң мөһиме-"Нократ" ("Вятка") газетасына язулучыларның сизелерлек динамикалы үсешен күрсәтү.
Светлана Ханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X