Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Өч миллионга юл

Агымдагы елда тәүге мәртәбә Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль (район, шәһәр) подразделениеләре хезмәткәрләре арасында Спартакиада уздырыла. Алар башта берничә зонада үтте. Узган атнада Алабугага Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Минзәлә, Менделеев һәм Тукай районнарының муниципаль хезмәткәрләре җыелып, спортның сигез төре буенча...

Агымдагы елда тәүге мәртәбә Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль (район, шәһәр) подразделениеләре хезмәткәрләре арасында Спартакиада уздырыла. Алар башта берничә зонада үтте. Узган атнада Алабугага Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Минзәлә, Менделеев һәм Тукай районнарының муниципаль хезмәткәрләре җыелып, спортның сигез төре буенча көч сынаштылар. Аларга җиңел атлетика, гер күтәрү, волейбол, шашка, шахмат, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы бәйгеләрендә төбәкләре данын яклап, Спартакиаданың финал өлешенә чыгарга кирәк иде. Кызганычка каршы, югарыда телгә алынган районнарның барысы да бу ярышларга җитди карамаганнар. Кайбер төрләрдә аларның командалары да булмады. Бу яктан мамадышлылар барысына да үрнәк күрсәтте. Һәрбер төрдә дә чыгыш ясадылар алар. Дөрес, кайберләренә мини-футбол да, волейбол да уйнарга туры килде. Ирекле икътисадый зона башкаласы саналган шәһәрнең спорт комплексында ике көн буе кызу көрәш барды. Ярышларны рәсми төстә ачканнан соң, иң беренче булып, җиңел атлетика бәйгеләренә старт бирелде. Спортчылар 60 метрлы дистанциягә һәм дүрт кеше (ике ир-егет һәм ике хатын-кыз) 1,5 километрда эстафета йөгерделәр. Бу төрдә районыбыз данын яклаган Отарка авыл җирлеге башлыгы Валерий Черновның булуы мамадышлыларның гомумкоманда беренчелегендә җиңәчәкләренә шик тудырмады. Дөрес, аңа 60 метрлы дистанциядә икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Ә эстафетаның иң озын өлешен - 800 метрны йөгерүне командабыз тренерлары аңа ышанып тапшырдылар. Ул сынатмады, эстафета таягын үзенең коллегасы - Катмыш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйть Гыйззәтуллинга иң беренче булып тапшырды. Аңардан соң йөгергәннәр дә өстенлекне кулларыннан ычкындырмадылар. Гер күтәрүчеләр ярыш шартлары буенча снарядны ике кул белән ун минут вакыт эчендә күтәрергә тиешләр иде. Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов алты минутта йөз мәртәбә чөйгәннән соң, хөкемдарлар аннан көрәшне туктатуны сорадылар. Чөнки икенче урынны яулаган көндәше ун минутта нибары 65 тапкыр гына күтәрде. Шашка-шахмат бәйгеләрендә дә безнең муниципаль хезмәткәрләр сынатмадылар. Контроль-счет палатасы мөдире Фәнил Низамиев, Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Әлфия Җамалиева-үзләренең оста шашкачы, Керәшен Пакшины авыл җирлеге башлыгы Газинур Әскәров белән опека һәм попечительлек бүлегеннән Айгөл Велиева шахматчы икәнлекләрен уеннары белән расладылар. Бадминтонда район мәгариф бүлеге мөдире Вәзир Фәизов, муниципаль район Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы урынбасары Олег Рылов, өстәл теннисында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Муллаәхмәтов гомумкоманда беренчелегенә очко туплауда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Волейбол бәйгеләрендә безнекеләр үз төркемнәрендәге Әгерҗе, Актаныш командаларын бирелдергәннән соң финалда мәйдан хуҗаларын җиңеп, беренчелекне яуладылар. Мини-футболда исә егетләребезгә икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Шулай булуга карамастан, Мамадыш районының муниципаль хезмәткәрләре үзләрен спортны ихлас күңелдән сөючеләр икәнлекләрен күрсәттеләр. Әлеге уңышны алар тиздән башкалабыз Казанда узачак финал бәйгеләрендә дә дәвам итәрләр дип ышанасы килә. Ни әйтсәң дә, беренче урынны яулаган команда 3 миллион сумга хуҗа булачак. Икенче-өченче урыннарга чыкканнар 2 һәм 1 миллион сум белән бүләкләнәчәкләр.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев