Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Бәйрәмдә эшләсәң, икеләтә байыйсың

Узган атнада газетабызның mamadysh-rt.ru сайтында үткәрелгән сораштыруда катнашучылардан күбрәк бәйрәмчә рух өмет иткән идек. Тик тавыш бирүчеләрнең берникадәр өлеше генә май бәйрәмнәренә чит илгә ялга китәргә (19процент), табигать кочагына чыгарга (бары 3,5 процент) җыена булып чыкты. Бакчада яки өйдә булуны да үзенчә ялның бер төренә кертсәк, сораштыруда катнашучылар арасында бәйрәм...

Узган атнада газетабызның mamadysh-rt.ru сайтында үткәрелгән сораштыруда катнашучылардан күбрәк бәйрәмчә рух өмет иткән идек. Тик тавыш бирүчеләрнең берникадәр өлеше генә май бәйрәмнәренә чит илгә ялга китәргә (19процент), табигать кочагына чыгарга (бары 3,5 процент) җыена булып чыкты. Бакчада яки өйдә булуны да үзенчә ялның бер төренә кертсәк, сораштыруда катнашучылар арасында бәйрәм көннәрен ял итүгә багышлаучылар саны нибары 28,7 процентны тәшкил итә. 645 кеше "һәрвакыттагыча эштә булам" дип җавап биргән. Димәк, берәүләр рәхәтләнеп ял иткәндә, икенчеләр бәйрәм ләззәтен эштән татырга мәҗбүр булачак. Әлеге уңайдан хәбәрчебез закон нечкәлекләре белән танышырга уйлап, мәшгүльлек үзәгенең әйдәүче -Резедә Нәкыйповна, алда безне май бәйрәмнәре уңаеннан тугыз көн ял көтә. Тик кайберәүләр бу көннәрне эш урыннарында үткәрергә мәҗбүр булалар. Бу хакта закон нинди тәртипләр билгели? -Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексы билгеләгән гомуми кагыйдә буенча ялларда һәм эш көне булмаган бәйрәмнәрдә эшләү тыела. Шул ук вакытта закон андый көннәрдә хезмәткәрнең ризалыгы яки ризасызлыгы белән берлектә эшкә җәлеп итү юлларын да карый. Кайбер категориягә керүче хезмәткәрләрне ял, бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү тыела. Йөкле хатыннар, 18 яше тулмаган хезмәткәрләр һәм башкалар шул категориягә кертеләләр. Оешманың киләчәктә яхшы эшләвен тәэмин итәрдәй алдан күрелмәгән, уйланылмаган эшләр килеп чыккан очракта, хезмәткәрләрне ял һәм бәйрәмнәрдә эшкә чыгару аларның язмача ризалыгы нигезендә башкарыла. Ә катастрофа, производство авариясе кебек бәла-казаларның нәтиҗәләрен юк итү, бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен хезмәткәрне эшкә аның ризалыгын сорамый гына да чакырырга була. -Эш көне булмаган бәйрәмнәрдә эш шартлары ничек билгеләнә? -Мондый көннәрдәге эш шартлары коллектив яки хезмәт килешенүе, локаль норматив акт, эчке тәртип кагыйдәләре нигезендә билгеләнә. Гадәттә, бәйрәм яки ял көннәрендә эшләү сменалы эш тәртибе булган очракларга туры килә. Эш көне гадәти ялга туры килгән очракта хезмәткәрнең моңа ризалыгын сорау таләп ителми. Закон нигезендә бәйрәмнәрдә эшләүне рөхсәт итүче эш категорияләре билгеләнгән. Туктаусыз эшләүче оешмаларда, халыкка хезмәт күрсәтү буенча, кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләре әлеге категориягә керә. -Ял һәм бәйрәм көннәрендә эш урынында булганнарга түләү ничек карала? -Иң беренче чиратта, хезмәткәрне андый көннәрдә эшкә җәлеп итү турында боерык чыгарыла һәм аның белән хезмәткәр танышып, шул хакта кул куя. Хезмәт Кодексында каралганча, мондый чорда эшләгән өчен ике мәртәбәдән дә ким булмаган күләмдә акча түләнә яки өстәмә ял көне бирелә. Шунысын да истә тотарга кирәк, өстәмә ял көне бары тик хезмәткәрнең үз теләге белән генә бирелә ала. Башкача әйтсәк, җитәкче компенсация төрен үзлегеннән билгели алмый. Бәйрәм яки ял көненә эш көненең бер өлеше, ягъни смена туры килсә, мондый очракта икеләтә түләү факттагы эшләнгән сәгатьләр өчен башкарыла. Әңгәмәдәш Гөлназ Мөхәммәтҗанова Р.S. Хәер бакчабызда эшләп тә икеләтә баерак була алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев