Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Бөтен кеше исәптә

Дәүләт актларын теркәүдә дә заман технологияләре елдан-ел киңрәк кулланыла. Гражданлык хәле актларына дәүләт теркәвен районыбызда ЗАГС һәм авыл җирлекләре тормышка ашыра. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнованың муниципаль район Советының чираттан тыш уналтынчы утырышында ясаган докладыннан күренгәнчә, быелның тугыз аенда барысы 1184 акт теркәлгән. Бу-узган...

Дәүләт актларын теркәүдә дә заман технологияләре елдан-ел киңрәк кулланыла. Гражданлык хәле актларына дәүләт теркәвен районыбызда ЗАГС һәм авыл җирлекләре тормышка ашыра. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнованың муниципаль район Советының чираттан тыш уналтынчы утырышында ясаган докладыннан күренгәнчә, быелның тугыз аенда барысы 1184 акт теркәлгән. Бу-узган елның шул чорындагыдан кимрәк. Сөендерерлек мәгълүматлар да шактый. Быел үлем очраклары былтыргыдан унтугыз процентка кимрәк булган. Гражданнарның сорауларын искә алып, узган гасыр башындагы гарәп һәм латин графикаларындагы эш кәгазьләрен кирилицага күчерә башлаганнар. Актларны теркәү хәзер кәгазьдә генә түгел, электрон юл белән дә тормышка ашырыла. Никахлашуга гаризаларны электрон юл белән дә бирергә мөмкин. Моны фикер алышуларда катнашкан Урманчы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Нина Шиһабиева да раслап узды. Район дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Фазилә Хәбибуллина сүзләренә караганда, алардагы мәгълүматлар ЗАГСныкы белән чагышып бетми икән. Статистларда быелның тугыз аенда, мәсәлән, 344 бала туган, дип теркәлгән, ЗАГСта-337. Бу аерманы аналары безнең районда пропискада булып, балаларын башка җирдә табулары белән аңлатты ул. Бездә пропискада булгач, статистлар аны безнең районга теркиләр икән. Ә ЗАГС үзебездә тапкан балаларны гына терки. Үлем очракларында да шулай ук. Илдә чыпчык үлми, дигәндәй, барыбер бер кеше дә югалмый. Утырышта Татар атом электр станциясенең сусаклагычы дамбасын төзү өчен китерелгән ком запасларын реализацияләү мәсьәләсе дә каралды. Алар безнең район территориясендә булганлыктан, бер өлешен үзебезгә сатарга рөхсәт ителде. Бу максаттан махсус җәмгыять тә оештырылды. Әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаган муниципаль районның социаль-икътисади үсеш фонды җитәкчесе Салих Сәләхов сүзләренә караганда, ком һәм ПГС сатудан кергән акчалар шәһәребезне төзекләндерүгә, мәктәпләрдә өстәмә ремонт эшләре башкаруга тотылганнар. Алар тиененә кадәр исәптә тотыла. Бу эшләр киләсе елларда да дәвам итәчәк, шуңа күрә районга өстәмә акчалар күп кирәк булачак әле. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Анатолий Иванов алып барды.

Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X