Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Бәрәңге тәме

Түбән Ушманың бәрәңге басуында бригадир да, агроном да саклап тормый. Механизаторлар һәм шоферлар барлык эшләрне үзләре белеп башкаралар. Бәрәңгене кайда утыртуларын сорагач: "Озаклап эзләп йөри торган түгел. Былтыргы урынында-Малмыжка ягындагы Караклар юлы дип тә, Болын юлы дип тә аталучы каен полосасы янында алар",-диделәр "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте бухгалтериясендә. Узган ел...

Түбән Ушманың бәрәңге басуында бригадир да, агроном да саклап тормый. Механизаторлар һәм шоферлар барлык эшләрне үзләре белеп башкаралар. Бәрәңгене кайда утыртуларын сорагач: "Озаклап эзләп йөри торган түгел. Былтыргы урынында-Малмыжка ягындагы Караклар юлы дип тә, Болын юлы дип тә аталучы каен полосасы янында алар",-диделәр "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте бухгалтериясендә. Узган ел алар икенче икмәкне 200 гектар үстергәннәр иде. Гектарыннан уртача 240-250 центнер уңыш җыеп алганнар. Бер өлешенә су да сиптерделәр. Торбаларын 2010нчы елгы корылык вакытында сузганнар иде. Ул участокта уңыш югарырак булган. Аларны урнаштыру белән проблемалары юк. Өчәр мең тонна сыйдырышлы өч яшелчә саклагычлары бар. Аларның икесенә бары тик бәрәңгеләр, өченчесенә бәрәңге һәм яшелчәләр салган булганнар. Көздән дә, язга чыккач та җәмгыять байтак сатты аларны. Быел 230 гектарда утыртырга планлаштырганнар. Моның өчен 900 тонна чамасы орлык китәчәк. Аның дүрт төрле сорты бар хуҗалыкта: "Зэкура", "Розара", "Витесса", "Ароза". Былтыр аларны Самара өлкәсеннән алып кайтканнар иде. Беренче икесенең мәйданнары 70-80ешәр гектар булачак. Чөнки алар безнең шартларда үзләрен яхшырак аклаган. Сортлар буталмасын өчен, арасында ызан калдырыла. Су сиптерү җайланмасы йөрсен өчен дә рәт араларында буш рәтләр калдырып китәләр. Көз көне "икенче икмә"тән мул уңыш казып алу өчен бөтенесен эшлиләр хуҗалыкта. Былтыр басу тирән итеп эшкәртелгән. Икешәр центнер калийхлор һәм нитроаммофоска ашламалары кертеп калдырган булганнар. Хәзер бер центнер аммиак селитрасы һәм ике центнер катлаулы ашлама кертелә. Утыртканда ук бәрәңгегә авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы агу химикатлар сиптерелә. Утыртуда Рамил Ишмурзин белән Андрей Бабатьев агрегатлары эшли. Аларга Рәшит Хәсәнов ашлама, Равил Шакиров һәм Мансур Кәримов бәрәңге алып чыгып торалар. Быел хуҗалыкта төп игътибар бәрәңгегә булачак. Аны үстерергә яхшылап өйрәнгәч кенә башкаларына тотыначакбыз, диләр. Ә сатарга өйрәнделәр инде, тәмен беләләр хәзер. Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев