Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Болгар–һәр татарның йөрәгендә

10 июнь иртәсендә районыбыздан мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм Бөтендөнья Татар конгрессы Мамадыш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова җитәкчелегендәге делегация ике автобус белән "Изге Болгар - шөкер җыены"на юл алды. Алсу Спиридонова Чара Ак мәчетне ачудан башланды. Меңләгән милләттәшләребезне туплаган җыенда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм...

10 июнь иртәсендә районыбыздан мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм Бөтендөнья Татар конгрессы Мамадыш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова җитәкчелегендәге делегация ике автобус белән "Изге Болгар - шөкер җыены"на юл алды. Алсу Спиридонова Чара Ак мәчетне ачудан башланды. Меңләгән милләттәшләребезне туплаган җыенда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов катнашты. Мәчетне ачу тантанасында рәсми затлар, күп санлы кунаклар чыгыш ясады. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз рәсми сүзләрне йомгаклап, догалар укыды, Аллаһы Тәгаләдән һәрбарчабызга бәрәкәт, җиребезгә иминлек сорады: "Безнең, гомумән, тарихыбыз югалганнан соң күз нуры булып сакланып калган Болгар кебек урыннарны тергезергә шушындый көч куйганнары өчен һәрберегезгә, рухи яктан җанландырган кешеләргә дә, бигрәк тә мөфти Тәлгать хәзрәткә, матди яктан көч куйган беренче Президентыбызга һәм хәзерге Президентыбызга багышлап догалар кылабыз. Биредә дә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорыйсы килә: "Я, Раббым, шушы көнгә кадәр безнең халкыбызны мөселман булып яшәттең, адәм балаларыннан яратып хакыйкый инсаннардан кылдың, ризык белән ризыкландырдың, тәннәребезгә сәламәтлек бирдең, акыл-зиһенне, күңелебездән иманны тартып алмадың, я, Раббым, шушыларны ахыр кыямәткә кадәр халкыбызда-милләтебездә дәвам ит, үзебезнең нәсел-нәсәбәләребезне дә иманлы, инсанлы, намазлы, игелекле, тәүфыйкьлы, һидаятле кылып, һәммәбезгә үзең вәгъдә иткән җәннәтләреңә керергә насыйп ит", - дип дога кылды. Тәлгат Таҗетдин халыкка үтемле вәгазьләрен сөйләде, иманнарын яңартты. Борынгы Җәмигъ мәчете хәрәбәләре сакланган урында җәмәгать белән өйлә намазы укылды. Мамадышлылар да намазларын укып, хәерләр биреп, зиярәт кылып, башка төбәкләрдән килүчеләр белән аралашып, җаннарын чистартып, матур тәэсирләр белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев