Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

БҮЛӘККӘ–АВТОБУС!

Район мәгариф бүлеге карамагындагы автобуслар паркы чираттагы транспорт белән тулыланачак. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Мондый бүләккә җомга көнне Яшел Үзән шәһәрендә Татарстанның мәгариф хезмәткәрләре арасында узган кышкы Спартакиадада районыбыз педагогларының гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны яулаулары бәрабәренә ирешелде. Тәүге мәртәбә үткәрелгән бәйгеләр шартлары буенча беренче өчлеккә эләккән районнарның техника белән бүләкләнәчәге алдан билгеле...

Район мәгариф бүлеге карамагындагы автобуслар паркы чираттагы транспорт белән тулыланачак.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Мондый бүләккә җомга көнне Яшел Үзән шәһәрендә Татарстанның мәгариф хезмәткәрләре арасында узган кышкы Спартакиадада районыбыз педагогларының гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны яулаулары бәрабәренә ирешелде. Тәүге мәртәбә үткәрелгән бәйгеләр шартлары буенча беренче өчлеккә эләккән районнарның техника белән бүләкләнәчәге алдан билгеле иде. Аларга ия булу өчен 40тан артык мәгариф бүлеге тугыз төрдә көч сынаштылар. Аларның берсендә-чаңгыда узышуда ТР Мәгариф министры Энгель Фәттахов шәхсән үзе һәм районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Шартларда каралган 1,5 километрлы (ир-атлар өчен, хатын-кызлар - 500 метрга) дистанциянең финиш сызыгында министр әфәнде икенче вакыт күрсәтсә, безнең Вәзир Фәизов өченче була. Төбәгебезнең Кече Сон мәктәбе укытучысы Рамазан Билалов, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптән Владислав Захаров, 4нче санлы мәктәптән Зөлфия Сәмигуллина һәм мәгълүмат-методик үзәге методисты Лариса Габитова составындагы шорт-трек командасы беренче урынны яулый. Ә менә аркан тартышуда пьедесталның югары баскычына күтәрелгәнче Владимир Кузнецов, Ришат Сәмигуллин, Раушания Гыйлаева (барысы да Җөри мәктәбе педагоглары) һәм Елена Семеновага (үзәк методисты) берара шактый гына маңгай тирләрен түгәргә туры килә. Беренче бәйгедә алар арчалыларны җиңел генә бирелдерәләр, икенче әйләнештә исә, Россия күләмендәге ярышларда үзләрен көчле итеп таныткан Буа командасы эләгә. Педагогларыбызның күнегүләрне тикмәгә үткәрмәүләре бушка китми. Көчле көндәшләре безнекеләрнең каршылыкларын сындыра алмыйлар. Аннары финалга чаклы якташларыбызга артык проблема тудыручы табылмый. Чаңгыда узышуда катнаш эстафетада мамадышлылар икенче урынны яулыйлар. Безнең районның данын бу төрдә Николай Бачков (Владимир мәктәбе), Климентий Кирушин (Албай), Галина Чебышева (Түбән Сон) һәм Гөлсәрия Мухиева (коррекцияләү-торак мәктәбе) якладылар. Дартс төрендә Фәнис Мөхәммәтҗановның (шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп) - икенче, Көек-Ерыксадан Илшат Шәйхетдиновның турникта 33 мәртәбә тартылып, өченче урынны алулары гомумкоманда беренчелегендә очколар туплауга сизелерлек ярдәм була. Теннисчыларыбыз, шахматчыларыбыз, идәннән этелеп гәүдәләрен күтәрүчеләр призлы урыннар алмасалар да, аларның да районыбызга кайтачак автобуска өлешләре керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X