Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

БИТАРАФ ТҮГЕЛЛӘР

Авыл җирлекләренең киңәйтелгән утырышлары башланды. Урыннардагы җитәкчеләр аларда ел дәвамында башкарылган эшләренә отчет ясыйлар, алга планнар билгелиләр. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Келәүш җирлегендә элек җыелышлар шаулап-гөрләп уза торган иде. Халык әле бер проблеманы, әле икенчесен күтәрде, таләп итте. Быел исә Пойкино клубында үткән җыелышта сорау бирүче дә табылмады. Бу-күтәрелгән проблемаларның хәл ителеп...

Авыл җирлекләренең киңәйтелгән утырышлары башланды. Урыннардагы җитәкчеләр аларда ел дәвамында башкарылган эшләренә отчет ясыйлар, алга планнар билгелиләр.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Келәүш җирлегендә элек җыелышлар шаулап-гөрләп уза торган иде. Халык әле бер проблеманы, әле икенчесен күтәрде, таләп итте. Быел исә Пойкино клубында үткән җыелышта сорау бирүче дә табылмады. Бу-күтәрелгән проблемаларның хәл ителеп баруы турында да сөйли торгандыр. Халкы да тырыш бу төбәкнең, китереп биргәнне көтеп утыра торганнардан түгел. Авыл җирлегендәге эшкә яраклы 388 кешенең 180е читкә чыгып эшли. "Үзмәшгульлек" программасына егерме кеше катнашкан булган. Мәшгульлек үзәгендә бүген бер генә кеше исәптә тора. Келәүш мәктәбендә укытучы, Чупай авылында яшәүче Татьяна Михайлова гаиләсе сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Валерий Гумбин агач кисү, такта яру буенча бизнесын башлаган. Әхәт Хәсәновның крестьян-фермер хуҗалыгы нәтиҗәле генә эшләп килә. Гурьевкадан данлыклы механизаторлар Капустиннарның да фермерлык белән шөгыльләнә башларга теләкләре бар. Владимир Капустин кыш җитүгә үз тракторы белән Гурьевка, Келәүш, Сарбаш юлларын чистартып тора. Башлык Назыйм Гаянов сүзләренә караганда, авыл җирлегендәге 231 йортның 184е газлаштырылган, 127сенә су кертелгән, 32сендә канализация эшләнгән, 125енә телефон урнаштырылган, 15е Интернеттан файдалана. Рәсми мәгълүматлар буенча халык 112 баш мөгезле эре терлек асрый. Әмма фактта алар күбрәк. Утырыш алдыннан Гурьевкада булып, халкының тормыш хәле белән кызыксынган идек. Шушы кечкенә генә авылда да икешәр-өчәр баш терлек асраучыларны байтак санарга була. Печәнне, саламны, ашлыкны китереп бирәләр. Үзләренең чапкычлары булганнар да җитәрлек. Кыскасы, халык елдан-ел үз хуҗалыгы турында ныграк кайгырта. Былтыр алты кеше банклардан миллион ярым сумлык кредит алганнар.

Авыл җирлеге башлыгы чыгышында үзләрен борчыган мәсьәләләр дә читтә калмады. "Сарбаш һәм Гурьевка юлларын таш белән ныгытырга кирәк,"-диде ул. Келәүштәге клубның түбәсен алыштырганнар, Пойкинодагы элекке административ бинаны яңадан сафка бастырасылары бар. Анда балалар бакчасы өчен дә урын табылыр. Авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге 35 балалары бар. Утырыш алдыннан муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Вәлия Гыйззәтуллинага Келәүштә идән астыннан аракы сатып ятучы бер кешене бу кыңгыр эшеннән туктатуда ярдәм күрсәтүен үтенделәр. Элекке кебек шаулашып үзләренә кирәген таләп итмәсәләр дә, халык борчыган әйберләренә битарафлык күрсәтми биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев