Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК –“ЙОЛДЫЗЛЫК”ТА

17нче февральдә район мәдәният йортында көне буена сузылган "Йолдызлык" яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә, кичен сәхнәдә гөрләгән гала-концертта Сәләт, Шатлык, Бердәмлек, Җиңү тантана итте. АЛСУ СПИРИДОНОВА Көннәр язга авышканда районыбызның сәнгатькә гашыйк балалары инде 14нче ел рәттән үзгә әкияти дөньяга эләгеп, кабатланмас иҗади бәйгедә көч сынашып ала. "Йолдызлык" фестивале яшь талантларны...

17нче февральдә район мәдәният йортында көне буена сузылган "Йолдызлык" яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә, кичен сәхнәдә гөрләгән гала-концертта Сәләт, Шатлык, Бердәмлек, Җиңү тантана итте.

АЛСУ СПИРИДОНОВА

Көннәр язга авышканда районыбызның сәнгатькә гашыйк балалары инде 14нче ел рәттән үзгә әкияти дөньяга эләгеп, кабатланмас иҗади бәйгедә көч сынашып ала. "Йолдызлык" фестивале яшь талантларны иң ерак авыллардан бөртекләп эзләп таба. Быел да бәйгенең районның төбәк җиңүчеләре Мамадышка җыелды, биредә үзен күрсәтә алган иң-иңнәр Лаешка юл тотачак, аннары башкалабызның "Пирамида" күңел ачу комплексы сәхнәсенә...

Әлеге могҗизалы "трамплин" аша күпме сәләтле якташларыбызның олы сәнгатькә юл алуына күптән инандык. Аны үткәрүне үз химаясенә алган Татарстан Президенты бәйгегә ел саен иркенлек бирә, хәрәкәт елдан-ел киңәя, яңа йолдызчыклар кабыза, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Чыгышларның сыйфаты елдан-ел яхшыра, зәвыклы, затлы киемнәр, ул югары артистизм, гармониянең төсле буяулары турында сөйләп кенә бетерә торган түгел. Аларның дәрәҗәсе шултиклем югары ки, кемнедер аерып чыгаруы мәртәбәле жюрига да бик кыен эшкә әверелде. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкаручы директоры Нурия Хашимова бәяләгәнчә: "Шәһәр белән авыл сәхнәсе арасында аерма калмады. Мамадыш җитәкчеләренең әлеге тамашага аеруча җаваплы караганы сизелә. Һәр эшкә чын күңелдән тирән энтузиазм белән алынуыгызга, һәр тармакта яулаган уңышларыгызга сокланам. Зур бәйрәм ясадыгыз, рәхмәт!" Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырды, иң изге теләкләрен ирештерде.

Вокал-соло буенча үз төркемнәрендә Ләйсән Әхмәтҗанова (балалар сәнгать мәктәбе), Чулпан Шәрифуллина (балалар сәнгать мәктәбе), Фирүзә Тимерханова (Шәдче мәктәбе), Зөлфия Юнысова (балалар сәнгать мәктәбе), Раннур Нәбиуллин (өченче санлы мәктәп); хореография буенча "Радуга" (балалар сәнгать мәктәбе), "Каприз", "Непоседы" ("Хыял" яшүсмерләр клубы) бию төркемнәре; "Конферанс" номинациясендә Булат Абдуллин (Тулбай мәктәбе), Булат Бикбов һәм Луиза Иванова (Түбән Тәкәнеш мәктәбе), Инсаф Шәрифуллин, Эльвина Габдрахманова (икенче санлы лицей) беренчелекне яуладылар.

Әлеге "Йолдызлык"ка эләгү-һәр баланың күңел түрендә йөрткән хыялы. Алар биредә генә түгел, ә очсыз-кырыйсыз галәм киңлегендә үзләренең лаеклы урыннарын тапсыннар, һәрчак шулай гүзәллекә, яңа җиңүләргә омтылып, матур яшәсеннәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев