Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Бүген Мамадыш районы телерадиокомпаниясенең туган көне

6нчы ноябрь - "Нократ дулкыннары" телерадиокомпанисенең туган көне. Моннан унике ел элек - 2002нче елның 6нчы ноябрендә җирле радиобыз ФМ ешлыгында эфирга чыкты. 2005 елның 6нчы ноябрендә телевидениебез дә эшли башлады. Телерадиокомпаниябезнең техник коралланышы да камилләшә бара. Хәзер телевидение тапшыруларын "Летай ТВ" аша да карап була башлады. Ә "Нократ дулкыннары"...

6нчы ноябрь - "Нократ дулкыннары" телерадиокомпанисенең туган көне. Моннан унике ел элек - 2002нче елның 6нчы ноябрендә җирле радиобыз ФМ ешлыгында эфирга чыкты. 2005 елның 6нчы ноябрендә телевидениебез дә эшли башлады.

Телерадиокомпаниябезнең техник коралланышы да камилләшә бара. Хәзер телевидение тапшыруларын "Летай ТВ" аша да карап була башлады.
Ә "Нократ дулкыннары" радиосын җир шарының теләсә кайсы почмагында тыңларга мөмкин. Без интернет челтәрендә дә "онлайн" режимда эшлибез. Моның өчен бары тик "мамадыш-рт.ру" сайтына гына керергә кирәк. Шулай ук әлеге сайтта кайбер телетапшырулар белән дә танышырга мөмкин.


Бүген ТРКның туган көне уңаеннан "Нократ дулкыннары"нда бәйрәм тапшыруы. 12 сәгатьтән кичке алтыга кадәр сезне кызыклы әңгәмәләр, уеннар һәм бүләкләр көтә! Безнең белән бергә калыгыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев